"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Чаллыга кайта
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Чаллыга кайта. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. ...
"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Чаллыга кайта. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе тау сырты аша уза торган 800 метр биеклектәге һәм 3500 м озынлыгындагы Кату-Ярык юлын узды. "Кату-Ярык тавының текәлеге якынча 70% тәшкил итә, ягъни 63 градуска тиң – бу бик катлаулы, ләкин шуның белән берлектә Таулы Алтай буйлап узган юлның иң гүзәл өлеше", – дип сөйли экспедициядә катнашучылар. Эко-активистлар Телецк күленә җиттеләр, алар барлыгы 7000 км артык юлны узды һәм хәзер инде аларны кайтыр юл көтә.
Автотур барышында чаллылылар Россия картасындагы картографик һәм географик белешмәләрне тулыландырды. Исегезгә төшерик, аларның маршруты XVI-XIX гасырларда Азия белән Европа арасында яткан Бөек чәй юлын кабатлый.
- Автоэкспедиция 1 июльдә Чаллыда башланып китте. Экологик проект "Рус География Җәмгыяте" Россиякүләм иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла."Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Татарстанда яшәүчеләрне генә түгел, ә Россия халкын да экологик куркынычсызлык, табигать ресурсларын торгызу һәм уңайлы әйләнә-тирә мохитне халыкара дәрәҗәсендә саклау мәсьәләләренә җәлеп итү өчен юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк