Логотип
Хәбәрләр

Тарих

Пәйгамбәрләр тарихы

Бүген Абдуррауф Абдулкадыр улы Забировның «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы тәкъдим ителде.

Коръән Кәрим кешеләрне дөрес юлга күндереп, аларны дөнья һәм ахирәттә бәхетле итү өчен иңдерелә. Мәгълүм булганча, Коръән эчтәлегенең өчтән бер өлешен пәйгамбәрләр язмышы тарихлары тәшкил итә. Бу китап пәйгамбәрләр тормышындагы хикмәтле һәм гыйбрәтле тарихларны киң җәмәгатьчелеккә тарату, халыкка дини тәрбия бирү максатыннан дөнья күрде.

Иганәчеләр, хәйриячеләр ярдәме белән «Пәйгамбәрләр тарихы» 1000 данә тираж белән басылып чыга. Басма урта һәм югары ислам уку йортларына, ислам дәресләре укытучы дин әһелләренә һәм мәчетләргә бушлай таратыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021