«Татар әдәбияты тарихы»ның җиденче томы дөнья күрде
Бүген халыкара туган тел көне уңаеннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Татарстан китап нәшрияты белән берлектә эшләнелгән «Татар әдәбияты тарихы»ның 7 нче томын тәкъдим итү булды.

«Татар әдәбияты тарихы» 2014 елдан бирле эшләнелә, алар әкренләп ел саен берәр том эшлиләр. Быел дөнья күргән җиденче том 1986-2000 нче еллар аралыгындагы татар әдәбиятына багышланган. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, бу ‒ академик басма. Ул югары уку йортлары, мәктәпләр өчен дәреслекләр әзерләгәндә кулланыр өчен төп басма булачак.
ХХ гасыр ахырында әдәбият үзгәрешләр кичерә. Үзгәртеп кору чоры әдәбиятны да үзгәртә. Эзоп теле белән язуга алмашка турыдан туры әйтү килә. Әдәбиятта тыелган темалар: шәхес культы, тоталитар система, Бөек Ватан сугышына башкача караш кебек темалар кулланыла башлый. Бу чордагы әдипләрнең иҗат юлы 60 нчы елларда башланган була.
Бу томда И.Сәләхов, А.Гыйләҗев, Ф.Яруллин, М.Юныс, Р.Мөхәммәдиев, Т.Миңнуллин, Ю.Сафиуллин, Р.Хәмид кебек әдипләребез урын алган.
Сигезтомлыкны 2020 елда әзерләүне тәмамлап, укучылар кулына тапшыру күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк