Татар теле курсларында 150 кеше төрле дәрәҗәдәге сертификатка ия булган
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). 2017 елда узган курсларга 930 кеше язылган, шуларның 500е ахырга кадәр укып чыккан һәм 150се сертификатка ия булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбә...
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). 2017 елда узган курсларга 930 кеше язылган, шуларның 500е ахырга кадәр укып чыккан һәм 150се сертификатка ия булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова белдерде.
“2017 елда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында традицион татар теле курслары оештырылган иде. 15 сентябрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам иткән курсларга 930 кеше язылды. 500ләп кеше курсларда ахырына кадәр укып чыкты. Барлыгы 150 кешегә татар телен билгеле дәрәҗәдә (А1, А2, Б1 дәрәҗәләрендә) үзләштерде, дигән сертификат тапшырылды”, - дип сөйләде Әлфия Йосыпова.
Аның сөйләвенчә, 2017 елда курсларга язылучылар саны, 2016 ел белән чагыштырганда, күбрәк булган. “2016 елда аз булды, дип әйтмәс идем, 700 кеше язылды. Ләкин 2011 елда 1200 кеше булды һәм аннары бу сан бераз кимеде. Минемчә, бу күренеш “Ана теле” онлайн курслары башлануы белән бәйле. Курсларга барлык теләгән кеше дә йөри алмады, вакыты уңайсыз булды. Кемдер иртән генә йөри алды, ә курслар кич белән үткәрелде. Шуңа күрә кичке курсларга килә алмаганнар өчен “Ана теле” курсларын тәкъдим иттек. Шул ук вакытта Каюм Насыйри үзәкләрендә дә татар теле курслары оештырылды. Хәзер барлыгы 8 үзәк бар”, - диде Әлфия Йосыпова.
Татар теле курслары Татарстан Республикасының Телләрне саклау программасына кертелгән һәм алар шушы программа кысаларында ел саен үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк