Татар телен популярлаштыручы OSTA TATAR проектын Мәскәүдә тәкъдим иттеләр
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Әдәби татар телен куллану өлкәсен киңәйтү максатыннан булдырылган OSTA TATAR проекты Мәскәүдә, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә тәкъдим ителгән....
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Әдәби татар телен куллану өлкәсен киңәйтү максатыннан булдырылган OSTA TATAR проекты Мәскәүдә, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә тәкъдим ителгән. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект турында мәскәүлеләргә аның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруы баш мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина сөйләгән.
Эфирга чыгар алдыннан дулкынлану хисен ничек җиңәргә, ничек әзерләнергә, киемне ничек сайларга – ул барысы хакында да серләрен ачкан. “Оста татар” очрашуларында мин сезнең белән телевидениедә эшләп туплаган 20 еллык тәҗрибәмне бүлешәм”, - дигән ул.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга проект презентациясен уздыруда ярдәм иткән өчен Миләүша Сибгатуллина “Оста Татар” проектының истәлекле медален тапшырган.
Әлеге чарада шулай ук театр һәм кино актрисасы Нәфисә Хәйруллина, татар бизәкләре белән хатын-кызлар киеме эшләүче дизайнер Әдилә Һадиева, музыкантлар Радик Яруллин һәм Айрат Сафин, бәйрәмне алып баручы Азат Галәмшин булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк