Татарча аралашу клубы авторлык хокуклары белән бәйле рәвештә исемен үзгәртә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). ”Татарский самовар” татарча аралашу клубы утырышларын уздыручылар хәзер “Татарчаәйт” исемле проектта эшли башлый. Бу хакта "Татар-информ"га прое...
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). ”Татарский самовар” татарча аралашу клубы утырышларын уздыручылар хәзер “Татарчаәйт” исемле проектта эшли башлый. Бу хакта "Татар-информ"га проектны оештыручыларның берсе Рамил Ибраһимов хәбәр итте.
“Без "Татарский самовар" утырышларын Казанның "Циферблат" тайм-кафесында үткәрә идек. Хәзер исә без "Фәрит Галимов остаханәсендә" "Татарчаәйт" исемле проектта җыелачакбыз. Атаманы үзгәртүнең сәбәбе "Циферблат"ның кагыйдәсенә бәйле: әгәр дә оештыручылар алардан аерылып чыга икән, исемне дә калдырып чыгарга тиеш булалар. Без, моны аңлап, “Татарчаәйт” дигән яңа аралашу клубын оештырырга булдык. “Татарский самовар” бренды белән үзебезгә исем ясарга теләмәгән дә идек, чөнки татарча аралашу клубының әллә ни популярлыгы булмады. Хәзер без “Татарчаәйт”тән бөтен Казанга да билгеле татарча аралашу клубы ясарга уйлыйбыз”, - диде Рамил Ибраһимов.
“Татар-информ” хәбәрчесе “Циферблат” вәкилләре белән дә элемтәгә керде. Алар да бу кагыйдәнең булуын раслады һәм, әгәр теләүчеләр булса, “Татарский самовар” исеме белән “Циферблат”та чаралар үткәрә алулары турында әйтте. Хәзерге вакытта “Татарский самовар” үз эшчәнлеген туктатты, диде "Циферблат" вәкилләре.
Рамил һәм Руслан Ибраһимовлар оештырган аралашу клубының Яңа ел алдыннан узган утырышы турында “Татар-информ” язган иде. Ул вакытта аралашу клубына нибары 5 кеше килде.
Руслан Ибраһимов Нефтеюганск шәһәрендә туган. Казанда аралашу клубын оештыруы татар телен өйрәнергә мохит булдырырга омтылуына бәйле. Руслан Ибраһимов сүзләренчә, татар теле тирәсендә туган вазгыять татарларны “уяткан” һәм тел яңа милли проектлар ясарга этәргән.
“Татарчаәйт” клубы утырышы 3 февраль көнне 18:00 сәгатьтә, Муса Җәлил урамы 19 йортта урнашкан “Фәрит Галимов остаханәсе”ндә узачак. Бу көнне "Татарчаәйт" барлык теләүчеләрне балачакны искә төшерергә һәм Эдуард Успенскийның "Крокодил Гена һәм аның дуслары" әсәрен укып, тәрҗемә итәргә чакыра. Киләсе очрашуда бу әсәр сәхнәләштерелер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк