Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Җиңү көненә багышланачак
(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап укылачак. Имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык сугы...
(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап укылачак. Имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш афəте кичергән барлык ветераннарны тәбрикләячәк. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Имам-хатыйблар мөнбәрдән Ватанга тугрылык һәм Җир шарындагы тынычлык хакына батырлык үрнәкләре турында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңү яулау өчен совет чоры мөселманнарының керткән өлешләре хакында сөйләячәк.
СССР вакытында мөфти булып торган Габрахман хәзрәт Рәсүлевның мөселманнарны дошманга каршы көрәшкә чакырып чыгарган фәтвасына һәм танклар ясау өчен шәхси 50 мең сум акча бүлеп чыгару гамәле турында аерым әйтеләчәк. Вәгазь барышында Татарстан имамнары Ватанны саклау, туган илеңне сөю турында Коръән аятьләре, хәдисләр китерәчәк.
Җомга намазы ахырында дәһшәтле сугыш елларында якыннарын югалтканнарның, яу кырында ятып калганнарның һәм ахирәткә күчкән ветераннарның, тел хезмәтчәннәренең, хәбәрсез югалганнарның рухларына дога кылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк