Татарстан мөфтие Рәҗәб ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Кичә, 18 мартта, Татарстан мөфтие Рәҗәб ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. "18 мар...
(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Кичә, 18 мартта, Татарстан мөфтие Рәҗәб ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
"18 март көнне Кояш бату белән Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт айның берсе - Рәҗәб ае җитә. Мөбарәк Рәҗәб ае мөселманнар өчен бик кадерле: изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылуның саваплары шушы фазыйләтле вакытта арттырып языла. Кәламе шәрифтә болай диелә: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһының хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе (Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм һәм Рәҗәп) хәрәм айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять). Рәҗәп ае якынлашкач, безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләгә түбәндәге дога белән мөрәҗәгать иткән: “Безнең өчен Рәҗәп һәм Шәгъбан айларын мөбарәк кыл, безне Рамазан аена җиткер”, диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.
Камил Сәмигуллин Рәҗәп ае күп кенә күркәм вакыйгалар белән билгеле икәнен искә төшерә. Мисал өчен, бу айда гаҗәеп могҗиза – Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдән Иерусалимга сәфәре (“Исра”) һәм алга таба Җәбраил галәйһиссәлам белән бергә “Сидрател мүнтәхә” дип аталган җиргә кадәр фәрештә белән күккә ашу (“Мигъраҗ”) вакыйгалары булган. Мигъраҗ кичәсендә, быел ул 13 апрель көненә туры килә, мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелә: 5 вакыт намазның фарыз була, Коръәндәге “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелә һәм Пәйгамбәребезгә ﷺкыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелә. Шулай ук бу айның беренче җомгасында Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әти-әнисе – Габдуллаһ белән Әминәгә никах укылган, дип әйткән мөфти.
Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Рәҗәб – Аллаһның ае. Әгәр бер кеше Рәҗәб аенда ураза тотса, Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр”. Шуңа күрә Рәҗәб аенда тоткан ураза аеруча әһәмияткә ия булуы аңлатып әйтелә бу мөрәҗәгатьтә.
"Аллаһы Тәгалә безгә әлеге айның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга ярдәмнәрен биреп, изге эшләр өчен савапларны күп тапкыр арттырып язып, Үзенең рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешү белән бүләкләсә иде", - дип тели Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк