Татарстан Милли китапханәсе “Паркта китапханә” оештыра
(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанның Милли китапханәсе үзенчәлекле проект оештыра. 18 июньдә футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган “Паркта китапханә” дигән мәдәни-агарт...
(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанның Милли китапханәсе үзенчәлекле проект оештыра. 18 июньдә футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган “Паркта китапханә” дигән мәдәни-агарту чарасы узачак. Бу хакта Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев матбугат конференциясеннән “Татар-информ” хәбәрчесенә хәбәр итте.
“Башкалабызда узачак футбол буенча дөнья чемпионатында Милли китапханә дә читтә калмаячак. Китапка тагын да күбрәк игътибар тудыру, аның бүгенге ролен арттыру ниятеннән, “Паркта китапханә” проектын оештырырга уйладык. Бу чара халыкны китапханәләргә җәлеп итү максаты белән уздырыла.
Бәйрәмнең шигаре - “Казан - спорт һәм мәдәният башкаласы”.
Проект ярдәмендә туристларны, чемпионатка килгән кунакларны, башкалабыз спортчылары һәм аларның уңышлары белән таныштырачакбыз”, - диде Ирек Һадиев.
Ирек Һадиев хәбәр итүенчә, программада китап һәм иллюстратив тематик күргәзмә, буккроссинг, китап һәм иҗади остаханәләр, спорт уеннары оештырыла. “Ачык микрофон” рубрикасында спортчылар, төрле иҗат коллективлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар көтә.
Китапханәчеләр иҗатына багышланган күргәзмә-ярминкәдә истәлеккә яки бүләк итү өчен сувенирлар сатып алырга мөмкин булачак. Буккроссинг яратучылар өчен китаплар алмашу каралган. Ягъни, үзең алып килгән китапларны киштәдә калдырып, ошаган башка китапны алу мөмкинлеге тудырыла. Шулай ук катнашучылар өчен “Уку залы” эшләячәк, китапханәгә беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләргә бердәм укучы билеты бирү дә каралган.
Чара Лобачевский һәйкәле янында, Кремлёвский, 33 йорт тирәсендә иртәнге үнбердән көндезге өчкә кадәр барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк