Татарстан Президенты авыру малайга «Уральские пельмени» белән очраштырга ярдәм итте
«Теләкләр чыршысы» акциясеннән соң, 13 яшьлек Камил Бариевның хыялы чынга ашкан. «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан 13 яшьлек инвалид малай Камил Бариевның хыялы чынга ашты. Аңа «Уральские пель...
«Теләкләр чыршысы» акциясеннән соң, 13 яшьлек Камил Бариевның хыялы чынга ашкан.
«Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан 13 яшьлек инвалид малай Камил Бариевның хыялы чынга ашты. Аңа «Уральские пельмени» тамашасына билетны «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тапшырганнар.
Камил бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында аларның концертында булды. «Әлбәттә, бу безнең өчен бәхет. «Уральские пельмени» артистлары белән очрашу аның хыялы иде», – диде малайның әнисе Гөлназ.
Камилнең әнисе артистларга пилмән формасында магнитлар, гөбәдия һәм чәкчәк бүләк итте. Камил белән аның әнисе коллективка хат та язган. Аларга иҗади уңышлар теләгәннәр һәм танышу өчен рәхмәт әйткәннәр.
«Татар чәкчәгеннән текә бернәрсә юк», – дип бәяләгән бүләкне Максим Ярица.
- Татарстан Президенты Полина Щербичның һәм Вячеслав Банцыревның да теләкләрен үтәгән. Полина Яңа ел каникулларында Кремльдә чыршы бәйрәмен карарга теләгән, ә 13 яшьлек Вячеслав зур таган турында хыялланган. Аның үз йорты ишегалдында әнисе белән таганда атынасы килгән.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк