Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Республикасында музыка сәнгатен үстерү концепциясе эшләнәчәк

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасында музыка сәнгатен үстерү концепциясен эшләүгә керешәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Мәгариф, м...

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасында музыка сәнгатен үстерү концепциясен эшләүгә керешәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында фикер алыштылар.

Комитет рәисе Разил Вәлиев телсез халык була алмаган кебек, музыкасыз да халык яши алмавын билгеләп узды. Татарстанда музыка сәнгате үсеше буенча республика программасын эшләү мәсьәләсенең әһәмиятен искәртте. Бу өлкәдә әле проблемалар хәл ителеп бетмәгәнен әйтте. Ул Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Президентына республика музыка сәнгатен үстерү проектын эшләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткәнен шәрехләп үтте.

“Президент бу мөрәҗәгатьне өйрәнеп, Министрлар Кабинетына, Мәдәният министрлыгына әлеге сорау белән шөгыльләнергә кушты. Без эшче төркем төзедек. Мәдәният министрлыгы үз фәрманы белән эшче төркем составын раслады”, - диде Разил Вәлиев.

Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова республикада музыка сәнгате үсеше турында докладын тәкъдим итте. Иң элек, ул башка төбәкләргә йөргән вакытта, Татарстанда музыка сәнгате алдынгы булуы аңлашылуын әйтте. Соңгы тапкыр Рязаньга барганнарын, андагы иҗат белән чагыштырганда, республикада бу өлкәдә күп казанышларга ирешелүен билгеләп үтте.

“Бүген бездә музыка сәнгатенең барлык жанрлары бар. Россиядә бик аз төбәкләр генә зур фестивальләр, симфоник оркестры белән мактана ала. Бездә опера һәм балет театры да, халык уен кораллары оркестры да бар. Музыка сәнгате линейкасы Татарстанда җитди тәкъдим ителгән. Без үзебезне сүгәбез, әмма бездә хәрәкәт яхшы. Татарстан Хөкүмәтеннән дә ярдәм гел күрсәтелеп тора”, - дип белдерде Эльвира Камалова. Аның әйтүенчә, Татарстандагы барлык иҗади коллективлар да профессиональ статусны саклап калырга кирәклекне анык аңлый.

“Татар, рус һәм республиканың башка халыкларының музыкаль мәдәниятен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар булдыру, шулай ук республикадан читтә татар музыкаль сәнгатен популярлаштыру максатыннан, Татарстан Республикасында музыка сәнгатен үстерү концепциясен эшләү зарур”, - диде Эльвира Камалова.

Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин Татарстанның халык уен кораллары ягыннан калышуын билгеләп үтте. “Казан ханлыгы яулап алынгач, күп нәрсә юкка чыккан. Аннан соң бездән читкә китеп укырга мәҗбүр булганнар. Без тамырларыбызны югалтканбыз. Халыкның үзенчәлеген саклап калу өчен музыка сәнгатен, һичшиксез, сакларга кирәк”, - дип белдерде Рәшит Кәлимуллин.

Рәшит Кәлимуллин программаның бурычларына тукталды. Болар түбәндәгеләр:

  • Татарстан Республикасы халыкларының традицион һәм заманча музыка мәдәниятенең иҗади үсешен кайгырту;
  • балалар бакчасыннан ук музыкаль мәдәният аша тәрбияләү системасын камилләштерү, шул исәптән традицион музыкаль-шигъри сәнгать ярдәмендә Татарстан Республикасы халыклары телләрен өйрәнү;
  • милли музыка, әдәбият һәм театр ярдәмендә белем бирүнең яңа алымнарын эшләү;
  • традицион музыка уен кораллары музейларын булдыру,
  • музыкаль сәнгать әсәрләрен булдыруга дәүләт заказын формалаштыру һәм башкалар.

Утырышта катнашучылар музыкаль белем бирү системасын саклап калу әһәмиятенә басым ясады.

татар-информ

Фото: Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк