«Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экология бәйгесе игълан ителде
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Республика олимпиада үзәге I-XI сыйныф укучыларын «Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экология...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Республика олимпиада үзәге I-XI сыйныф укучыларын «Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экология бәйгесендә катнашырга чакыра. Ул үсеп килүче буында экологик фикерләү һәм культура тәрбияләүгә, укучыларда Татарстанның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итә.
Конкурс өч номинациядә уза:
− V-XI сыйныф укучылары өчен «Татарстан табигатен саклыйк!» акциясе;
− I-IV сыйныф укучылары өчен рәсемнәр бәйгесе;
− V-XI сыйныф укучылары өчен социаль плакатлар конкурсы.
Иҗади эшләрне 2018 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420061, Казан, Космонавтлар урамы, 57.
Конкурс эшләренә түбәндәге таләпләр куела:
1) «Татарстан табигатен саклыйк!» акциясе.
Бәйгегә мәктәпләр һәм торак пунктлар янында, табигый объектларда үткәрелгән конкрет бер акция буенча балалар коллективы тарафыннан яки индивидуаль нигездә башкарылган һәм төзелгән 7 биттән артмаган эшләр кабул ителә. Һәр эш файллы папкага салына, титул битендә учреждение һәм берләшмә атамасы; эшнең атамасы; авторның (-ларның) фамилиясе һәм исеме, мәктәбе, сыйныфы; җитәкченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (тулысынча); башкару елы күрсәтелә. Катнашу нәтиҗәләре буенча хисап ирекле формада эшләнә. Хисапның күләме 7 биттән дә артмавы шарт. Эчтәлек кыска, әмма тулы булырга тиеш.
2) Рәсем һәм социаль плакатлар конкурсы
Катнашучыларга «Татарстан табигатен саклыйк!» темасына рәсем яки плакат эшләргә тәкъдим ителә: теләсә нинди сәнгатьле башкару техникасында (компьютер графикасын файдаланмыйча), каты кәгазьдә, А3 форматында. Һәр автор бәйгегә бердән дә артык эш ташыра алмый. А3 форматындагы плакат яки рәсем А2 форматындагы каты кәгазьгә ябыштырылган булырга тиеш.
Конкурсның нигезләмәсе белән Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге сайтында (https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/gormeropr.ht) танышырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон:: 8 (843) 273-48-55.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк