Татарстан вузларында 2018 елгы кабул итү кампаниясе: бюджет урыннары һәм уку бәяләре
Татарстанның югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Уку йорты сайлаганда абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен белгечлек исемлеге һәм аларның профиле генә түгел, ә бәяләре дә мөһим....
КФУ
Быелгы күп кенә үзгәрешләрне уңай дип әйтеп булыр иде. Әмма бал мичкәсендәге бер кашык дегет тә бар – түләүле бүлекләргә бәяләр үсте. Хәер, барысы турында да тәртип буенча.
15 июньдә Казан федераль университеты РФ Мәгариф министрлыгыннан киләсе уку елына түләп уку бүлегенә бәяләр буенча боерык алды.
“Татар-информ” га КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров белдергәнчә, вузда уку өчен түләү уртача инфляция дәрәҗәсендә – төрле юнәлештәге белгечлекләргә карап, 4 тән 6 процентка кадәр арткан.
Иң зур хакны “Техник физика”, “Нанотехнологияләр һәм микросистема техникасы” шулай ук, “Культурология” һәм “Дизайн” курслары буенча укыганнарга түләргә туры киләчәк – елына 193 500 сум. Менеджментка (икътисад һәм халыкара бизнес буенча) монда елына 189 360 сумга укытачаклар. “Юриспруденция” һәм “Икътисад” 165 360 сум, ә “Нефтегаз” һәм “Геология” бераз гына арзан – 162 240 сум.
Дәвамын укыгыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк