Татарстанда аномаль һава торышы саклана
Республиканың Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь, алдагы өч көндә җылы булачак, явым-төшемнәр күзәтелми, дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, апрель ае өчен бу аномаль температура санала. Көн...
Республиканың Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь, алдагы өч көндә җылы булачак, явым-төшемнәр күзәтелми, дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, апрель ае өчен бу аномаль температура санала. Көндез республика территориясендә +14 +19 градус күрсәтсә, төнлә +0 +5 градус булуы көтелә.
Иртәгә 14 градуска кадәр җылытачак. Яз көткәндә, җәй килеп маташа диярсең.
Һава температурасы нормадан өч градуска югарырак булачак, диде Феликс Гоголь. Пәнҗешәмбе көнне дә югары температура сакланачак.
Кисәк җылытып киткәндә, көчле ташулар булу куркынычы да бар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә безгә әлегә су басулар күзәтелмәвен әйттеләр. Күп кенә елгаларда су – 100 см га кадәр, ә Мишә, Кече Чирмешән һәм Актай елгаларында 2 метрга кадәр күтәрелгән. Республиканың күпчелек елгалары һәм сулыкларында суның биеклеге күпьеллык уртача максималь һәм куркыныч күрсәткечләрдән түбәнрәк.
Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге Югары Ослан торак пункты янында 7 сантиметрга күтәрелеп, 50,19 метр тамгасында туктап калган. Куркыныч зонага кадәр әле тагын дүрт метр бар.
Түбән Кама сусаклагычында – Чаллы шәһәре янында суның биеклеге 63,35 метр билгесенә җиткән, бу моннан алдагы күрсәткечләргә караганда 2 метрга биегрәк.
Республика территориясендә кешеләр күпләп бозга керә торган 96 урын контрольдә тотыла, шуларның 53е кулланыла.
Тулырак: Шәһри Казан
Фото: Город Казань KZN.RU
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк