Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде

(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Кариев театры, Татарстанда беренчеләрдән буларак, татар телендә тифлокомментарийлы “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен чыгарды. Кариев теат...

(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Кариев театры, Татарстанда беренчеләрдән буларак, татар телендә тифлокомментарийлы “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен чыгарды. Кариев театрына спектакль карарга Кариев театры директоры Мансур Ярмиев сүзләренчә, 35 сукыр һәм начар күрүче җыелды.

“Татар-информ” хәбәрчесе Мансур Ярмиев белән әлеге спектакльнең әһәмияте турында сөйләште. “Без татарча тифлокомментарийлы спектакльне беренче мәртәбә куябыз. Тамашачы саны минем өчен артык мөһим түгел. Акча турында да артык уйланган булмады. Театрның матди хәле билет сатудан кергән акчадан үзгәрми, дисән дә була. Иң мөһиме, без бу эшне башлап җибәрдек. Ә инде эшне башлаганда, берсүзсез, синең ни эшләгәненне аңлап бетермәүчеләр дә була. Шуның өчен, бүген районнардан килүче кешеләр саны әзрәк икән, димәк, бүген монда нәрсәнең ничек буласын аңлап бетермәгәннәр. Халык монда нәрсә эшләнгәнне үзе тоймыйча, соңыннан сөйли башламыйча, эш барып чыкмый. Ә инде без, берсүзсез, бу эшебезне дәвам итәчәкбез. Бүгенге спектаклебездә эшләп бетерәсе урыннар бар, анысын без беләбез һәм рәтләп бетерәчәкбез”, - дип сөйләде Мансур Ярмиев.

Спектакль карарга килгән 36 яшьлек Казан тамашачысы Марсель Гайфуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә спектакльдән канәгать калуын әйтте. “Мин бераз күрәм. Бу спектакль миңа бик ошады, мин бернинди дә авырлыклар сизмәдем. Беренчедән, бу - бик уникаль спектакль, чөнки Татарстанда татарча тифлокомментарийлы спектакль әле юк иде. Киләчәктә дә мондый спектакльләр булыр, дип ышанып калам, чөнки мин театрларга бик яратып йөрим. Безгә, сәхнәдә нәрсә булганын күрер өчен, аңлар өчен, яныбызда күрә торган кеше булуы кирәк. "Тифлокомментирование" әйбәт булды, әмма тифлокомментарийлар буенча Татарстанда бердәнбер татар телле белгеч Гөлүсә Закирова кайвакыт бераз алданрак әйтеп куйды, шул гына. Гөлүсә ханым бик әйбәт сөйләде. Эшне башлаган вакытта хаталар була инде ул, әмма спектакльләр куела барган саен тифлокомментарийлар белгечләре шомара гына бара”, - дип әйтте Марсель Гайфуллин.

Балтачтан Гүзәлия Гильванова спектакльгә сукыр ирен - Ранил Гильвановны алып килгән. Гүзәлия ханым сүзләренчә, аның ире спектакль вакытында хатынына бер сорау белән дә мөрәҗәгать итмәгән. “Ирем бер сүз дә әйтмәде. Өйдә, телевизордан берәр тапшыру караганда, мин барысын да аңлатып, сөйләп бара идем, ә монда инде ул миңа бер тапкыр да эндәшмәде. Барысы да шундый уңайлы һәм җайлы итеп эшләнгән. Икебез дә спектакль дөньясына чумып, кызыксынып һәм рәхәтләнеп карадык”, - дип сөйләде Гүзәлия ханым.

Ранил Гильванов “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтүенчә, тифлокомментарий белгеченә сүз байлыгы җитеп бетмәгән. “Чын дөресен генә әйткәндә, спектакль миңа бик ошады. Башкача әйтә дә алмыйм. Башка вакытны, театрга, циркка яки бүтән җиргә баргач, мин гел тормыш иптәшемә төртеп, анда ни эшлиләр, дип сорый идем, нәрсә күрсәтәләр дип борчый идем. Алай бит ул бик читен. Ул да үзе теләгәнчә карый алмый, мин дә нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап бетерә алмыйм. Артистлар сөйләшкәндә, сәхнәдә ниләр эшләнгәнен аңлап була, ә сүзсез эпизодларны аңлау бик читен. Бүген тифлокомментарий белгече соңгы эпизодны бик матур итеп сөйләп күрсәтте. Картинаны хәтта күз алдыма да китердем. Тормыш иптәшем белән шул сәбәпле бүген рәхәтләнеп ял иттек. Минемчә, беренчедән, тифлокомментарий белгеченә бүген сүз байлыгы җитеп бетмәде. Икенчедән, "конкретика" дигән әйберне дә шомартырга кирәк. Менә шундый теләкләрдә калам, яхшы спектакль өчен зур рәхмәт”, - дип сөйләде Ранил Гильванов.

Хәбәрче тифлокомментарийлар буенча Татарстанда бердәнбер татар телле белгеч Гөлүсә Закировадан һөнәргә кагылышлы хисләр һәм борчылулар турында сорашты. “Башта курыктым, кулларым калтырады. Беренче тапкыр булгач ничек килеп чыгар икән, дип, тамашачыга ошармы икән, дип уйлыйсың бит инде. Кинолар караганнары булса да, мондый спектакль караганнары юк. Шуңа да борчылдым. Әйтә алырмынмы икән, укый алырмынмы икән, дип тә борчылдым. Башта тавыш та бераз калтырабрак чыкты, аннары шомарып китте үзе. Начар сөйләдем дип әйтә алмыйм, әмма төзәтәсе һәм эшләп бетерәсе җирләр бар икәнен беләм”, - дип сөйләде Гөлүсә Закирова.

Куян Эдвард ролен башкарган артист Булат Гатауллин “Татар-информ” хәбәрчесенә спектакль карарга килгән “башка төрле тамашачының” энергетикасы сизелеп торуын әйтте. “Алар, күрмәсәләр дә, карашлары сизелеп торды”, - диде ул.

  • Театрның инвалидлар белән эшләве аларны залга кертү белән генә төгәлләнми. Театр Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе белән бергә, меценат Алишер Усманов фонды ярдәмендә “Яңа караш” проектын тормышка ашыра башлаган. Проект өчен театрның дөнья классикасына нигезләнгән, бөтен балаларга таныш булган һәм бөтен гаилә белән карап була торган спектакле сайлап алынган.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк