Татарстанда кабат салкынайта
Якшәмбе төнендә һәм соңрак республика территориясендә кырау төшүе ихтимал. Татарстанга атмосфера фронты салкын һава торышы алып килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күз...
Якшәмбе төнендә һәм соңрак республика территориясендә кырау төшүе ихтимал.
Татарстанга атмосфера фронты салкын һава торышы алып килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Бүген республикада аязучан болытлы һава булачак. Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә температура 1 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак, төбәкнең көньяк-көнчыгышында температура +16 градус тәшкил итәчәк.
14 апрельдә Татарстан территориясендә салкын һава торышы булачак. Якшәмбе төнлә урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак, ә көндез явым-төшемнәр юк диярлек. Төнлә туфракта -3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы 3-8 градус җылыдан артмаячак. Төньяк-көнчыгыштан секундына 17 метрга кадәр тизлектә җил.
Киләсе атна башында төбәктә һава торышын скандинавия антициклоны билгеләячәк. Явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 5 градуска кадәр суытачак, көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак.
Чыганак: Татар-информ
Фото: А.Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Ялкын җитми!
-
Казанский Кремль запускает цикл тематических экскурсий
-
Җиңүчеләр билгеле!
-
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын билгеләп үтте
-
«Хәрефләр сихерчесе»
-
«ЛУЧ – 2023. Люди, умеющие чувствовать»
-
«Сәхнә» журналын вендинг аппаратлардан эзләгез! (адреслары)
-
«Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды
Комментарий юк