Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләре билгеле
(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. 18 мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗә...
(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. 18 мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә сайлауның якынча нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе булды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов иртәнге сәгать 8 гә Татарстанда участок сайлау комиссияләрендә беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгәнен әйтте. Владимир Путин беренче урында, икенче урында Павел Грудинин. Сайлаучыларның 9,06 проценты тавышларын Грудинин өчен биргән.
Владимир Жириновский өченче позициядә. Тавыш бирүчеләрнең 3,01 проценты аның яклы булган.
Максим Сурайкин 1,68 процент тавыш җыйган. Сайлаучыларның 1,33 проценты Ксения Собчак яклы булуын күрсәткән.
Бер проценттан азрак тавыш җыючы кандидатлар түбәндәгеләр: Григорий Явлинский - 0,87 процент, Борис Титов - 0,59 процент, Сергей Бабурин - 0,58 процент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк