Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда сайлаулар тыныч, оешкан рәвештә үтте – Мидхәт Шаһиәхмәтов

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлаулар тыныч, оешкан төстә үтте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Үз...

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлаулар тыныч, оешкан төстә үтте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип белдерде.

Аның әйтүенчә, сайлауларга карата мөрәҗәгатьләр булган, Үзәк сайлау комиссиясе оператив җавап биргән. “Һәр мөрәҗәгатькә, ниндидер мәгълүматка җаваплар булды”, - диде ул.

Модератор Илшат Әминов Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилованың Татарстанда узган сайлауларга югары бәя биргәнен билгеләп үтте.

"Татар-информ" Татарстанда РФ Президентын сайлауга килүчеләр 77,45 процентны тәшкил иткән, дип хәбәр иткән иде.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021