Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә
Алдагы көннәрдә Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Бүген, 17 июльдә, кыска вакытлы яшенле...
Алдагы көннәрдә Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Бүген, 17 июльдә, кыска вакытлы яшенле яңгырлар булачак. Көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Мондый һава торышына көнбатыштан килгән циклон сәбәпче. Көндез һава температурасы 26 градуска кадәр җитәчәк, дип белдерә метеорологлар.
18-19 июльдә Татарстан аркылы көнбатыш циклоны атмосфера фронтлары узачак. Янәдән урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +13, көндез +24...+29 градус җылы булачак.
«Беренчел мәгълүматлар буенча, ялларда, 20-21 июльдә республикада тотрыксыз җылы һава торышы сакланачак», – дип кисәтә синоптиклар.
Фото: Михаил Захаров/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк