Татарстандагы 28 юлдан тизлекне чикләү билгеләрен алганнар
Татарстандагы 28 юлдан 70 км/сәг тизлекне чикләү билгеләрен алганнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан ЮХИДИ хәбәр итте. Экспертлар юллардагы аварияләрне анализлаганнан соң, тизлекне ч...
Татарстандагы 28 юлдан 70 км/сәг тизлекне чикләү билгеләрен алганнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан ЮХИДИ хәбәр итте.
Экспертлар юллардагы аварияләрне анализлаганнан соң, тизлекне чикләү билгеләре куелган иде.
Хәзерге вакытта чикләү билгеләре ике участокта гына калды. Казан-Малмыж трассасының 33 нче километрында, Казан-Шәмәрдән юлының 50 нче километрында тизлекне 70 км/сәг тән арттыру тыела.
Чикләү кертелгәннән бирле, бу юлларда бер кеше һәлак булган, алты кеше имгәнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк