Логотип
Хәбәрләр

Татарстанга “Бөек Идел юлы” буйлап ике мең бала киләчәк

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Россия базарында “Бөек Идел юлы” төбәкара яңа маршрутка турлар сату башланды. Яңа сәяхәт маршруты булдыру тәкъдиме Туризм буенча Татарстан дәүләт к...

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Россия базарында “Бөек Идел юлы” төбәкара яңа маршрутка турлар сату башланды. Яңа сәяхәт маршруты булдыру тәкъдиме Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты тарафыннан җиткерелгән булган.

Туризм буенча Татарстан дәүләт комитетының 2017 ел йомгаклары коллегиясе утырышында комитет башлыгы Сергей Иванов яңа маршрутның Россия мәдәният министрлыгының балалар туризмын үстерүдәге ил программасының бер өлеше булып торуын әйтте.

“Әлеге маршрутка Татарстан һәм Марий Элның истәлекле урыннары керәчәк. 2018 елда Россиянең барлык төбәкләреннән әлеге маршрут буенча ике меңнән артык укучы үтәчәк”, - дип билгеләп үтте комитет җитәкчесе.

Сергей Иванов узган ел Туризм буенча Татарстан дәүләт комитетының Санкт-Петербургтагы хезмәттәшләре белән уникаль – “Сарайлар һәм мәчетләр” төбәкара маршрутын булдыруларын җиткерде. Әлеге маршрут бигрәк тә чит ил туристларын җәлеп итәчәк, дип белдерде ул.

2017 елда “Казан Кремле” архитектура ансамбле Россия замоклары унлыгына кергән. Рейтингны Британия HeritageDaily электрон газетасы төзегән һәм Казан Кремле анда сигезенче баскычта тора. 

татар-информ

Фото: prav.tatarstan.ru, Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк