Логотип
Хәбәрләр

Татарстанга Болгар укуларына йөзләп галим килде

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Татарстанга Болгар укуларына Россия һәм чит илләрдән исламны өйрәнүче йөздән артык галим килде. Болгарда Халыкара конференция 11 февральдән 13 ф...

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Татарстанга Болгар укуларына Россия һәм чит илләрдән исламны өйрәнүче йөздән артык галим килде. Болгарда Халыкара конференция 11 февральдән 13 февральгә кадәр узачак.

Болгар ислам академиясе базасында бүген “Россиядә мөселман халкының дини тәгълиматы мирасы” конференциясенең пленар өлеше башланып китте. Конференциядә катнашучыларны академия президенты Камил Исхаков, югары уку йорты вәкилләре сәламләде.

Конференция академия базасында ел саен узачак, дип билгеләп үтте Исхаков. “Без Россия мөселман халкының бай дини тәгълиматы мирасын өйрәнү эшендә барлык кызыксынган якларның көчләрен берләштерә алырбыз, дип ышанам”, - дип әйтте ул.

Бүген күп кенә татар дин белгечләренең хезмәтләрен ислам дөньясының төрле илләрендә табарга мөмкин, дип сөйләде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин. Аларны аңлау өчен югары квалификацияле белгечләр кирәк.

“Безнең хезмәтләребез бик күп, без шуның белән горурланабыз. Кызганыч, безнең чын галимнәребез җир өстендә түгел, ә җир астында. Аларны мактау белән генә чикләнмичә, яңа Мәрҗани, Курсави һәм Барудилар тәрбияләүдә берләшергә кирәк”, - диде ул.

Иртәгә академия мәйданында секцияләр буенча утырышлар узачак. Белгечләр Россиядә исламның интеллектуаль традицияләрен өйрәнү, Россия халкының язма ислам чыганаклары белән эш һәм башка актуаль проблемалар буенча фикер алышачак.

Конференциядә шулай ук Милләтләр эше буенча федераль агентлык вәкиле Валентина Лаза, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов, Иордания Хашимит корольлеге Мәгариф министрлыгы вәкиле Люай аль-Халил һәм башка рәсми затлар котлау сүзе белән чыкты.

Оештыручылар Халыкара фәнни конференция нәтиҗәләре буенча фәнни җыентык бастырырга планлаштыра. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк