Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышына багышланган конкурста катнашырга чакыралар
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышына багышланган Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте....
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышына багышланган Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары, Россия дәүләт китапханәсе һәм “Не секретно” нәшрият йорты “Бөек Җиңү геройлары” дигән Бөтенроссия әдәби конкурсында катнашырга чакыра.
Бәйге Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының һәм локаль низагларда Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатында үткәрелә.
Финалда җиңү өчен хикәя, очерк, шигырь авторлары гына түгел, рәссамнар, шулай ук фотографлар да көрәшә ала. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең яшьләре чикләнмәгән. Гаризалар бары электрон рәвештә генә gvp2017@mail.ru адресына кабул ителә.
Конкурска нәтиҗәләр бу елның 1 сентябрендә ясалачак.
Тулырак мәгълүматны героивеликойпобеды.рф сайтында табарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк