Татарстанның филармоник джаз-оркестры яңа клип чыгарды (видео)

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның филармоник джаз-оркестры Александр Ключаревның “Татар самбасы”на клип төшергән. “Әлеге клип Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 80 еллыгын уңаеннан төшерелде. Ул, Кытайдан кайтып, Казанда иҗат иткән Олег Лундстрем һәм аның джаз-оркестрына багышлана”,- диде оркестр директоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтова. Әлеге “Татар самбасы”н моннан 60 ел элек Олег Лундстрем оркестры үзе башкарган булган.

Клип өчен Александр Ключаревның “Татар самбасы” сайланган. Лидия Әхмәтова Олег Лундстремның татар музыкасын яратуын, аны кытай көйләре белән чагыштыруын әйтә. “Татар көйләренең дә, кытай көйләренең дә тамырында импровизация ята,- дип аңлата Лидия Әхмәтова. - Олег Лундстремның татар әсәрләренә бик кызыклы импровизацияләре бар. Ул филармонияне җитәкләгән композитор Александр Ключарев белән дус булган. Аларның татар әсәрләренә бик кызыклы джаз-эшкәртүләре бар”.

Әлеге клип Джаз-оркестрның 24 февральдә булачак концертына анонс булып та тора. Концерт Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үтә.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
810
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мин Ришатны яратам"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
123
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
519
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
542
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
520
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1014
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы