Татарстанның онкология диспансеры хезмәткәрләре Казанда яңа хоспис төзергә ярдәм итәчәк
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Республика клиник онкология диспансерында узачак хәйрия ярминкәсендә хастаханә хезмәткәрләре үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Сатудан кергән акчаны А...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Республика клиник онкология диспансерында узачак хәйрия ярминкәсендә хастаханә хезмәткәрләре үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Сатудан кергән акчаны Анжела Вавилова исемендәге фонд хосписының икенче чиратын төзүгә җибәрәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Ярминкә 14 февральдә 10.00 сәгатьтә хастаханәнең сервис үзәге холлында ачыла. Хәйрия акциясен Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көненнән соң үткәрәчәкләр.
«4 февральдә ел саен Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Татарстанда 100 меңнән артык кеше әлеге чирдән интегә. Шуны онытмаска кирәк: ахыр чиктә медицина өлкәсендә ирешелгән барлык уңышлар халык арасында онкологик авыруларның саны кимүенә китерергә тиеш», - диде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов.
2017 елда республикада табиблар яман шеш белән авыруның 16 мең 44 очрагын ачыклаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк