Логотип
Хәбәрләр

“Театрдан тамашачы илһамланып китәргә тиеш!”

Альберт Ибраһимов – татар театр сәнгатенә инде 30 елдан артык тугры хезмәт итеп, үз тамашачысын булдырып, халык күңелен яулаган артист, шәхес.

  • Альберт Хамзиевич, күптән түгел Сезнең 65 яшьлек юбилеегыз  узды. 65 яшь дигәндә күңелегезгә нинди уйлар килә?

  • Мин үземне олыгайган кебек хис итмим. Йөрәк 18дә (көлә). Тик барыбер тормыш үзенекен итә. Яшь барса да, эшләргә дә эшләргә, иҗат итәргә дип яшим.

- Сез инде 30 елдан артык сәхнәдә. Гадәттә артистлар театрда эшлим димиләр, театрга хезмәт итәм диләр. Нигә шулай?

- Театр сәнгате ул – сихри бер дөнья. Ул үзенең көче белән үзенә җәлеп итсә, син аннан китә алмыйсың. Менә шул тарту көче аркасында артист шул дөньяда йөзә, яши. Шуннан чыгып тормыштан да ләззәт таба, димәк, халыкка хезмәт итә.

- Театрда, театр сәнгатендә Сезнең миссиягез нинди?

- Халыкны рухи байлыкта яшәтү, шул халыкка хезмәт итү – миссия була да инде. Ни өчен дигәндә, кеше эштән соң театрга ял итәр өчен килә... Рәхәтләнеп ниндидер бер рухи көч алыр өчен. Ә артист, үз чиратында, үзенең чыгышы, уйнаулары белән халыкка яшәү өчен кирәкле булган шул көчне бирә. Шул вакытта артист үзе дә дәртләнеп яши, иҗат итә.  

- Бу профессияне ни өчен сайладыгыз? Сәнгатькә ничек килдегез?

- Сәнгать, театр артисты булу – минем балачак хыялым. Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Арслан Мөбәрәковны күреп шакката идем. Алар уйнаган спектакльләрне карап, шулкадәрле мөккибән китеп, үземә рухи байлык ала идем. Нәкъ менә шушы артистлар мине театр дөньясына җәлеп иттеләр. Элек профессиональ театрлар авылларга сирәк килә иде. Без, балалар, клубка кереп калып, урындык астында качып спектальләрне карарга тырыша идек. Артистларны да, укытучыларны да илаһи зат итеп күрә идек. Авылда берничә кешедә генә телевизор бар иде. Телевизордан спектакльләрне күрсәткәндә без аларга барып карый идек.

Мин үзем Башкортстаннан. Безнең районга һәм колхоз мәдәният йортына Салават, Сибай, Гафури театрлары килә иде. Аларның уеннарын районга барып рәхәтләнеп карый идек. Ә бит бер яктан карасаң, Салават театры нәкъ менә безнең Авыргазы районында туган колхоз-совхоз театры. Яшь шәһәр дип аны Салаватка күчерделәр. Әгәр үзебездә калган булса, аның тарихы башкача язылыр иде. Алар һәрвакытта тәгәрмәч өстендә булдылар.

Элек театрлар авыл-районнарга гастрольгә күбрәк йөрделәр. Мин үзем театраль юлымны Әлмәт театрында башладым. Анда Дамира апа, Камил абый кырыгар көнгә гастрольгә чыгып китә идек, дип сөйли иде. Ә без, мин эшли башлаган елларда, гастрольдә айлар буе йордек. Ике-өч бригадага бүленеп спектакльләрне районнар, авыллар буйлап йөрттек. Әле ул спектакльләр беткәч фикер алышу ясала. Бригаданың сәнгать җитәкчесе сәхнәгә чыгып сораулар бирә һәм тамашачылар белән спектакльне анализлау була иде.  

  • Димәк, тамашачы белән эшләү булган. Ә үзегезне үзгәрткән, йә булмаса зур йогынты ясаган остазыгызны хәтерлисезме?

  • Әйткәнемчә, мин профессиональ юлымны Әлмәт театрында башладым. Әлмәт театрының баш режиссёры – Рөстәм Абдулаевка, мине үземнең остазым – Татарстанның атказанган артискасы, Флера Хәмитова тәкъдим итте. Аннары Рөстәм Абдулаев мине чакырып алып, конкурс аша үткәреп, театрга артист итеп алдылар. Беренче ролем – Варфаламеевның “Святые Грешные”нда (“Мәңгелек яра”) Корнеев роле иде. Аннары мине Рөстәм Мингалимнең “Кунак кызы гел килмәс” спектаклендә Бәчли роленә керттеләр. “Рөстәм абый, мин җырлый белмим бит”, – дип әйттем. Ул мине баян белән җырларга өйрәтеп: “Менә бит җырлыйсың”, – дип, миңа канатлар куйды. Шулай ук, Кәрим Тинчуринның юбилеена “Җилкәнсезләр” спектаклен тергезделәр. Анда миңа Нияз образын бирделәр.

Укыган чорда миңа Флера Хәмитова: “Альберт, сиңа театрда эшләргә кирәк”, – диде. Аның әйткән сүзләрен күңелдә йөртеп театр юлын сайладым дип әйтә алам. Шуңа да карамастан, тәҗрибәне бит эшли башлагач кына туплыйсың. Уку ул – бер әйбер, ә теория белән практиканы бәйләү – икенче.

  • Уку дигәннән, Сез бит әле актёр буларак кына түгел, ә педагогика юнәлешендә дә эш алып барасыз?

  • Әйе, минем өстәмә белем өлкәсендә педагогик стажым 40 елдан артык. Элек мәдәният йортларында балалар белән эшләү бүлекләре бар иде. Менә шул вакытта мине Стәрлетамак шәһәрендә Төзүчеләр мәдәният йортына остазым Вәсилә апа чакырды. Шуннан бирле балалар белән дә эшли башладым. Ә инде Татарстанга килгәч, Түбән Кама шәһәрендә Сәнгать мәктәбендә педагог-режиссёр булып та эшләдем. Сәнгать мәктәбендә эшләгәндә педагогиканы җентекләп өйрәнергә туры килде. Үземнең остазларым: Флера Мутагаровна, Рафаэль Салихович, Ильяс Сәхитгәрәевич укытканнарны исемә төшереп, аларның алымнарын балаларга җиткерергә тырыша идем. Элек балалар күпкә тырышыбрак укыйлар иде. Укытучыларга да балалар белән эшләве, аларны аңлавы күпкә җиңелрәк иде дип уйлыйм. Бүгенге көндә, кызганыч, балаларның күбесе “урам” ягын – җиңеллекне сайлый. Шуңа да аларга алымнарны кулайрак итеп җиткерергә тырышам. Һәр бала белемне төрлечә үзләштерә. Кайберсенә, киресенчә, авыррак материал да биргәлим, һәрберсенең мөмкинлегенә карап. Мин үземне укытучы дип әйтә алам. Балалар белән эшләгәнемә бәхетлемен. Укучыларым белән бик күп спектакльләр куелды, зур әсәрләр уйналды. Республика, Рәсәй күләм конкурсларда да катнаштык. Хәтта, Казахстанга да барып җиттек. Ләкин, бүгенге көндә саф татарча белүче, сөйләшүче балалар азайды. Менә без 90 елларда, Татар конгресслары барлыкка килгән заманда рәхәтләнеп эшләдек. Һич онытмыйм, Муса Җәлил исемендәге 1нче татар гимназиясендә эшләгән чакларны. Мине анда чакыргач илһамланып эшләдем. Бәләкәй балалар белән дә, өлкәннәр белән дә. Бүгенге көндә минем күп кенә укучыларым төрле өлкәдә зур җитәкчеләр булып эшлиләр. 

  • Артист булу өчен нинди 3 сыйфат кирәк?

  • Һичшиксез, талант. Бүгенге көндә иң мөһиме – күпкырлылык: бии дә белсен, җырлый да белсен, сөйләү осталыгы булуы да кирәк. Теоретик белемнәрне практикада куллана белү шулай ук мөһим. Ул бит кеше алдына чыктың да укыдың түгел! Артистка белемле булу, даими үз өстендә эшләү зарур. Мин артист булдым, дип, тукталып калмаска. Артист һәр көнне мөстәкыйль укып, шөгыльләнеп үсәргә тиеш. Табигый таланттан кала, тырышлык та бик мөһим. Чөнки бирелгән табигый талантын артист үстерә белми икән, ул югала.

  • Бүгенге көндә үз өстемдә эшлим, дип әйтә аласызмы?

  • Әлбәттә! Күбрәк элегрәк эшләргә өлгермәгән эшләремне барлыйм. Акыл тузган булса да (көлә). Яшьләргә дә гел киңәш биргәндә шуны әйтәм: “Бер өлкәдә эш башлагансың икән, шул өлкәдә үсәргә тырышырга кирәк”. Бер тукталсаң, аннары җитешсезлекләр күбәя. Бигрәк тә артист, сәнгать кешесенә гел эзләнүдә булырга кирәк. Я, мәсәлән, театрда да берничә юнәлешне алып барып була. Безнең театрда, кемдер өстәмә декорацияләрне монтажлаучы юнәлешен алып бара. Менә мин үзем, уйнаудан тыш, спектакльләрдә утны алып барам. Кемдер административ-җитәкчелекне үз өстенә ала. Әмма, болар барысы да иҗатка һәм төп эшчәнлеккә комачауламаска тиеш. 

  • 30 ел эчендә уйналган рольләр дә күп булгандыр. Шул дәвердә Сезнең нәкъ менә образ өстендә эшләү алымнарыгыз үзгәрдеме?

  • Безне укыганда Станиславский системасы белән укыттылар. Мин хәзер дә шул система белән эшлим. Ә рольләргә килгәндә, спектакль чыкты да – бетте, түгел бит! Артист һәр ролен сәхнәдә үстерә. Тудырган образ белән генә калмый. Күп кенә режиссёрлар бүген геройны тасвирлаганда артистны бер халәттә туктатып калдыралар да, артистның үсеше югала. Гомумән, режиссёр – яхшы педагог-психолог булырга тиеш. Әйтәләр бит: режиссёр күрмәсә, артист югала дип.

  • Ничек уйлыйсыз, нигә тамашачы нәкъ менә Түбән Кама драма театрына килергә тиеш?

  • Аллага шөкер, безнең театрыбызның үз тамашачысы бар! Тамашачы мәхәббәтен югалтмас өчен, репертуарны гел баетып торабыз. Һәр театр репертуарын матур әсәрләр белән, халыкка яраклы спектакльләр белән баетырга омтыла, билгеле. Фестиваль спектакльләре чыгарып кына алга барып булмавын аңларга кирәк. Андый спектакльне халык карамый! Ул аны бер тапкыр карарга мөмкин, ләкин кабатлап карамаячак.

  • Халыкка кирәк спектакль нинди ул?

  • Җиңелчә-матур комедияләр, артык ялыктырмый торган драма. Халыкка җан рәхәте бирә торган сәхнә әсәрләре. Театрдан тамашачы илһамланып, күңеле чистарып чыгып китәргә тиеш.

  • Яраткан драматургыгыз бармы?

  • Туфан абый Миңнуллинның әсәрләре бик матур. Аның әсәрләрен ятларга да, уйнарга да җиңел. Ул халыкчан. Мәсәлән, быел безнең театрда “Алты кызга бер кияү” спектаклен тергезделәр. Халык бик яратты спектакльне. Мин дә рәхәтләнеп өйрәндем, уйнадым. Ләкин, кызганыч, ул спектакль хәзер куелмый. Бәлки алга таба уйналыр. Шулай ук, быел беларус язучысы – Влада Ольховскаяның “Балкыш” мистик-драмасы буенча яшүсмерләр өчен спектакль чыкты. Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемәсендә. Бик кызыклы. Режиссёры Анна Потапова. Мостай Кәрим, Илдар Юзеевларның телен яратам. Туфан абый Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар”ында мин Авторны рәхәтләнеп уйнадым! Рөстәм Галиев куелышында. Әбиләр мине спектакльдән соң “нигә андый җәзалар бирдең!” дип сүгеп чыгып китәләр иде. Димәк, ышанганнар. Халыкка барыбер ошаган икән дип уйлап куя идем ул чакта.

  • Репетицияләрдән тыш спектакльләргә ничек әзерләнәсез?

  • Һәр артист үзенчәдер инде. Башта бит читка үтәсең, аннары репетицияләр үтә, аннары өйдә дә текст өстендә эшлим. Иң элек, эшләгәндә тема-идея, сверхзадачалар режиссёр белән тәңгәл килергә тиеш. Әгәр дә артист тарафыннан да, режиссёр тарафыннан да бу әйберләр дөрес табылмаса, эш барып чыкмый. Бүгенге көндә режиссёрлар «шомарды». Өстән генә үзләре анализ ясыйлар да, артистлар белән җентекләп анализ ясамыйча куярга тотыналар... М. Гафури театры артисты, Башкортстанның атказанган артисты, Фиргәт Гарипов белән менә киресенчә булды. Аның белән эшләү миңа бик ошады!Без аның белән “Әлепле аристлары”н чыгардык. Анда ул миңа гомердә ятламаган Шекспирның шигъри юлларын “аңга сеңдерде”. “Альберт абый, әйдә, менә бу өлешен алабыз!”, – дип, сөйләү манераларын да охшатып, “шулай булырга тиеш” дип аңлатып, спектакльгә кызыклы итеп кертеп җибәрде.

  • Тудырган образларыгыздан кайсысы үзегезгә аеруча якын?

  • Рольнең кечесе-зуры юк. Станиславский да әйткән бит: “Нет маленьких ролей, есть маленькие артисты”, – дип. Мин тудырган образларыма бар көчемне биргәнмен бит инде. Мәсәлән, “Ай булмаса, йолдыз бар” да Авторны уйнаганда мин Туфан абыйны күз алдына китерә идем. Ә “Ай тотылган төндә” Ялчыголны уйнадым. Һәм үземә башкорт тарихында Ялчыгол нинди булырга тиеш дигән сорау куя идем. Рөстәм Галиев куйган “Кыз урлау”да Котлыәхмәтне уйнадым. Ләкин мин аны Фиданнарча эшләргә теләмәдем. Аны мактанчык итеп эшлисем килмәде, үземчә гәүдәләндердем. Алсу Хаҗиева белән уйнаганда миңа җиңелрәк булды. Аның белән “икебез бергә” бардык. “Кызлар кызык итә”дә берничә состав иде. Анда мин Гөлгенә Зәйнуллина белән парлы сәхнәне уйнаганда рәхәтләнеп, ачылып уйный идем. Гөлгенә төрле кызык ситуацияләрдән импровизация белән чыга иде. Төрле партнёр белән, төрле тандемда, үзең дә төрлечә ачыласың.

  • Театр – ул яшәү рәвеше” дигән әйтем бар. Сезнең тормышыгызга театр ничек тәэсир итте?

  • Театр сәнгатендә эшләгәндә, әгәрдә артистның гаиләсендә бу сәнгатьне аңламыйлар икән, димәк, аңа бик авыр булачак. Әгәр дә минем тормыш иптәшем риза булмаса, мин театрда эшли алмас идем дип уйлыйм. Гаиләдә ризалык, терәк булмаса, артист булып булмый. Бергә килешеп яшәгәндә, эшләгәндә генә авырлыклар булса да, үтә. Балалар үскәндә күбрәк тормыш иптәшем өстендә булды. Аның белән бергә гомер юлында да, иҗатта да җиңелрәк. Күз тимәсен! Тормыш булгач төрле чаклар була, әлбәттә. Кайвакытта юктан гына, сүзгә килеп китәсең. Тормыш гел идеаль бармый. Шул вакытта бер-береңне аңлау, бер-береңә таяныч булу кирәк. Бер береңә хөрмәт белән карап яшәгәндә генә, гаиләнең матурлыгы була.

  • Сезгә мәхәббәт сәхнәләрен дә уйнарга туры килгәндер? Мондый очракларда тормыш иптәшегез, балаларыгыз көнләшмиме?

  • Сәхнәдә уйнау ул бер, тормыш – икенче. Аларны чагыштырып булмый. Мин сәхнәдә уйнаганда да – тормыш иптәшем күз алдымда. Яратып уйныйм. Ул моны аңлый. Шуңа күрә минем рольләремә сөенеп тора.

  • Ул иҗаттан еракмы?

  • Минем тормыш иптәшем – үзе укытучы, тәрбияче. 42 ел балалар бакчасында эшли. Балалар бакчасында алар үзләре, балалар белән эшләгән вакытта гел артист хәлендә.

  • Тормыш иптәшегезне иҗатыгызның фанаты дип әйтә аласыз инде алайса?

  • Без инде мин Әлмәт театрында эшләгәндә үк танышкан идек. Андагы “Җиде баҗай” спектаклен ул әллә ун тапкыр карагандыр. Һәм гел: “Син бу ролеңне төрлечә уйныйсың!” – дип әйтә иде. Балаларым да, тормыш иптәшем дә безнең театрны һәм гомумән театр сәнгатен яраталар. Спектакльләрне кат-кат карыйлар.

  • Тормышта девизыгыз бармы?

  • Бердәм булырга, алга атларга. Дөнья алга бары тик мәрхәмәтлек, дөреслек, ярату, кешелеклелек белән бара.

 

Белешмә:

Туган көне: 6 май 1961 ел.

Туу урыны: Башкортостанның Авыргазы районы, Мостафа авылы.

Белеме: 1990 елда Казан Дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.

1987-1989 елларда Әлмәт Дәүләт Драма театрында эшли.

1999 елдан Түбән Кама татар драма театры артисты.

2014 – Татарстанның Атказанган артисты.

2021 – Туфан Миңнуллин исемендәге премия лауреаты.

Рольләре: «Кыз урлау» (Котлыәхмәт), «Бергенәм Гөлгенәм» (Локман),  «Мәдинәм - гөлкәем» (Автор), «Алпамыш алпавыты» (Айтуган), «Кияүле кызлар кияве» (Рахматулла Хөрмәтуллович), «Бүре каны» (Редактор), «Сихерче» (Галимҗан), «Яра» (Шәкүр), «СыСыСыРда ясалган...нар» (Самат), «Калдырма, әни!» (Максим Петрович), «Әлепле әртисләре» (Нурулла Хайруллович)

 

Фото: Альберт Ибраһимовның шәхси архивы

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021