Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында "Гомер буе сине көтәм" спектакле премьерасы була

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). 22 һәм 30 майда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илһам Гали әсәре буенча куелган "Гомер буе сине көтәм" спектакле премьерасы була. Бу...

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). 22 һәм 30 майда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илһам Гали әсәре буенча куелган "Гомер буе сине көтәм" спектакле премьерасы була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мелодраманың режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Рәссамы - Денис Денисов. Композиторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин. Хормейстеры - Алия Хәмзина.

Cпектакльдә Татарстанның халык артистлары Җәмилә Әсфәндьярова, Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов, шулай ук театрның яшь артистлары Илнур Байназаров, Диләрә Фәттахова, Ландыш Ибәтуллина, Айдар Фәтхрахманов, Булат Зиннәтуллин катнаша.

  • “Гомер буе сине көтәм” спектакле – гомер буена сузылган бер мәхәббәт тарихы. Гомер буе бер генә кешене яратып буламы? Әлеге сорауга берьяклы гына җавап бирүе кыен. “Бер тапкыр һәм гомерлеккә” – бу әкият түгел һәм чын, какшамас, саф хисләргә, һичшиксез, ышанырга кирәк.Табигатебез белән без барыбыз да скептиклар: һәр ишеткән сүзгә ышанып бетмибез, беренче карашка идеаль тоелган нәрсәләрдән шикләнәбез. Әмма шул ук вакытта, үзебез дә сизмәстән, эштәме ул, шәхси үсештәме, мәхәббәттәме – һәрвакыт камиллеккә омтылабыз. Илһам Гали әсәре буенча куелган “Гомер буе сине көтәм” спектаклендә сүз нәкъ менә мәхәббәт турында бара. "Сезнең өчен идеаль мәхәббәт нәрсә ул? “Гомер буе сине көтәм” спектакле геройлары өчен ул – бердәнбер якын кешеңә гомер буе тугры калу, аның турында кайгырту, һәрчак аның белән бергә булырга омтылу теләге һәм теләсә кайсы вакытта да аңа таяна алу мөмкинлеге булу. Бу гадәт тә, бурыч та, нәрсәнедер үзгәртергә теләү дә түгел, бу какшамас, еллар үткән саен ныгый гына барган чын-чынлап ярату. Монда сөйгәнеңне башкага алыштыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк