Тинчурин театрында "Гомер буе сине көтәм" спектакле премьерасы була
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Cпектакльдә Җәмилә Әсфәндьярова, Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов, шулай ук театрның яшь артистлары Илнур Байназаров һ.б. катнаша. 22 һәм 30 майда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм ко...
Cпектакльдә Җәмилә Әсфәндьярова, Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов, шулай ук театрның яшь артистлары Илнур Байназаров һ.б. катнаша.
22 һәм 30 майда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илһам Гали әсәре буенча куелган "Гомер буе сине көтәм" спектакле премьерасы була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мелодраманың режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Рәссамы - Денис Денисов. Композиторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин. Хормейстеры - Алия Хәмзина.
Cпектакльдә Татарстанның халык артистлары Җәмилә Әсфәндьярова, Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов, шулай ук театрның яшь артистлары Илнур Байназаров, Диләрә Фәттахова, Ландыш Ибәтуллина, Айдар Фәтхрахманов, Булат Зиннәтуллин катнаша.
- “Гомер буе сине көтәм” спектакле – гомер буена сузылган бер мәхәббәт тарихы. Гомер буе бер генә кешене яратып буламы? Әлеге сорауга берьяклы гына җавап бирүе кыен. “Бер тапкыр һәм гомерлеккә” – бу әкият түгел һәм чын, какшамас, саф хисләргә, һичшиксез, ышанырга кирәк.Табигатебез белән без барыбыз да скептиклар: һәр ишеткән сүзгә ышанып бетмибез, беренче карашка идеаль тоелган нәрсәләрдән шикләнәбез. Әмма шул ук вакытта, үзебез дә сизмәстән, эштәме ул, шәхси үсештәме, мәхәббәттәме – һәрвакыт камиллеккә омтылабыз. Илһам Гали әсәре буенча куелган “Гомер буе сине көтәм” спектаклендә сүз нәкъ менә мәхәббәт турында бара. "Сезнең өчен идеаль мәхәббәт нәрсә ул? “Гомер буе сине көтәм” спектакле геройлары өчен ул – бердәнбер якын кешеңә гомер буе тугры калу, аның турында кайгырту, һәрчак аның белән бергә булырга омтылу теләге һәм теләсә кайсы вакытта да аңа таяна алу мөмкинлеге булу. Бу гадәт тә, бурыч та, нәрсәнедер үзгәртергә теләү дә түгел, бу какшамас, еллар үткән саен ныгый гына барган чын-чынлап ярату. Монда сөйгәнеңне башкага алыштыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк