Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар
Бүген, 4 нче декабрь, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы, татар театрының якты йолдызы, легендасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар. Озату мәрәсимендә ТРсы Пре...
Бүген, 4 нче декабрь, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы, татар театрының якты йолдызы, легендасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар. Озату мәрәсимендә ТРсы Премьер министры урынбасары Васил Габделгаяз улы Шайхразиев, ТРсы Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова, «Бөтендөнья Татар Конгрессы» Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов; ТР Дәүләт Советы депутатлары Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхфәтуллин; күренекле театр артистлары Зөфәр Харисов, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Нуриәхмәт Сафин һәм даһи артистканың бихисап тамашачылары, хезмәттәшләре, якыннары, дин әһелләре катнашты. Яраткан артисткабызның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк