Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театры Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бинага күченүне дәвам итә

Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бина Тинчурин театрына биреләчәге август ахырында рәсми рәвештә билгеле булгач та күченү эше старт алды. Күп тә үтмичә, бинада беренче спектакльләр кайчан уйналачагы да билгеле булды.

Тинчурин театрының сайтында 22, 23, 24 октябрь булачак премьера - "Хыял артыннан" (режиссёр Айдар Җаббаров, автор Резедә Гобәева), 26 октябрь "Туган-тумача" (автор һәм режиссёр Илгиз Зәниев), 28 октябрь "Яратам! Бетте-китте!" (режиссёр Зөфәр Харисов, автор Л.Әминова) спектакльләренә билетлар сатуга чыккан. 

Бинаның Татарстан урамына карап торган ягына баннерлар да эленде. Тинчурин театры артистларының социаль челтәрләрендә яңа эш урынында үтүче репетицияләрдән фото-видеолар даими рәвештә куелып тора. Күченү һәм шул күченүне кабул итү кыен булса да, тора-бара артистлар бу урынны яратыр төсле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021