Логотип
Хәбәрләр

«Тинчуринның сигез фотоаппараты»

Кәрим Тинчуринны талантлы драматург һәм режиссер буларак белсәләр дә, фотография белән дә шөгыльләнүе – күпләр өчен яңа факт.

Иртәгә Татарстанның Милли китапханәсендә «Тинчуринның сигез фотоаппараты» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Биредә Кәрим Тинчурин үзе төшергән фотографияләр тәкъдим ителә. Чара К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.

Кәрим Тинчуринны талантлы драматург һәм режиссер буларак белсәләр дә, фотография белән дә шөгыльләнүе – күпләр өчен яңа факт. Аның 8 фотоааппараты була. Сәхнәгә куйган спектакльләре фотографияләрен дә ул үзе төшергән.

Күргәзмәдә танылган режиссер тарафыннан төшерелгән 15кә якын фотография тәкъдим ителәчәк. Ачылыш тантанасында З.Тинчуринаның аудиоистәлекләре дә яңгыраячак. Күргәзмә бер ай дәвам итәчәк.

Шунысы мөһим: фотографияләрнең кайберләре киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителә. 

Әйтергә кирәк, Тинчурин исеме Милли китапханә белән дә бәйле. 1928 нче елда драматург бераз вакыт В.И.Ленин исемендәге китапханәдә (хәзерге Татарстанның Милли китапханәсе) дә эшли. 12+

Мәдәният министрлыгы телеграм-каналы
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк