(Казан, 4 июль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнәдә “Нелегаль -2018", "Легаль булмаган мигрант" операцияләре барышында районда 6 кеше җаваплылыкка тартылды. Шуларның бишесе - чит ил гражданины, берсе - аларны яшәргә керткән йорт хуҗасы, дип яза җирле басма.
Миграция хезмәтендә күрсәтелгән яшәү кагыйдәләрен бозганнары өчен, аларга 12 мең сум күләмендә штраф салынды. Моннан тыш бер чит ил гражданины суд карары нигезендә үз иленә озатылды.
Фото: pixabay.com
Комментарий юк