Логотип
Хәбәрләр

ТР Дәүләт Советы туган телләрне өйрәнү буенча Дәүләт Думасына мөрәҗәгать белән чыгачак

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга Россия Федерациясендә туган телләрне өйрәнү мәсьәләсе буенч...

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга Россия Федерациясендә туган телләрне өйрәнү мәсьәләсе буенча Мәгариф турында законга үзгәрешләр кертү турында мөрәҗәгать белән чыгачак.

Бу тәкъдимне депутат, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кертте. Әлеге мәсьәләне ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бүгенге 37 нче утырышының көн тәртибенә кертүне сорады. Депутатлар моны хуплады.

"Илебез, халыклар язмышына кагылышлы провокацион закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу Татарстан Республикасы өчен дәүләт теле статусын юкка чыгару дигән сүз. Сессиянең көн тәртибенә закон проекты буенча Володинга мөрәҗәгатьне карарга тәкъдим итәм. Утырышның беренче мәсьәләсе итеп каравыгызны үтенәм", - диде Закиров.

Көн тәртибенә, шулай ук, депутатлар Хафиз Миргалимов, Альберт Хәбибуллин, Светлана Захарова тәкъдимнәре буенча мәсьәләләр өстәләчәк.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк