Туган телләрне мәҗбүри өйрәнү турындагы петицияне биш меңнән артык кеше имзалаган
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Бүгенге көнгә Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен гомуми белем бирүнең уку планында мәҗбүри өйрәнүне саклау турындагы петицияне биш меңнә...
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Бүгенге көнгә Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен гомуми белем бирүнең уку планында мәҗбүри өйрәнүне саклау турындагы петицияне биш меңнән артык кеше имзалаган.
“Россиянең туган телләренә каршы законга - юк” инициативалы төркеме Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга адреслап петиция язган. Россиядә яшәүче төрле милләт вәкилләрендә, Дәүләт Думасына “Россия Федерациясендә белем бирү турындагы” Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын кертү белән бәйле канәгатьсезлек һәм гаделсезлек хисе уятты.
“Проект инициаторлары Россиянең күп милләтле гаиләсе өчен иң кадерле һәм изге туган телгә кизәнә. Бу депутатлар үз туган телләребезне мәҗбүри уку планы буенча өйрәнүдән тыю гадел дип уйлыйлар. Аның урынына безгә факультатив буларак өйрәнергә тәкъдим итәләр. Безне “мондый гарантияләр” канәгатьләндерми, чөнки теләсә кайсы аек акыллы кеше өчен 68нче маддәнең 2нче пунктында каралган конституцион гарантияләр үтәп булмаслык ителгәне аңлашыла”,- диелгән инициативалы төркем мөрәҗәгатендә.
Мөрәҗәгать авторлары Владимир Путин “ил өчен зыянлы бу закон проектын” карауны рөхсәт итмәячәк дип ышана. “Россия Федерациясе һәрвакыт күпмилләтле һәм тату гаилә булачак, анда бер генә халык та кимсетелмәячәк һәм дәүләт гарантиясе исәбенә тел өйрәнү хокукыннан азат ителмәячәк дип ышанабыз”,- диелгән документта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк