"Тынычлык" мәчетендә дәресләр циклы башланды
Казандагы "Тынычлык" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәресләр циклын башлый. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. "Ун көн дәвамында Камил хә...
Казандагы "Тынычлык" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәресләр циклын башлый. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Ун көн дәвамында Камил хәзрәт Сәмигуллин Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) хәдисләр җыентыгы буенча дәресләр алып барачак. Мөфти тыңлаучыларга бөек галим Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) тормыш юлына да тукталачак һәм сорауларга җавап бирәчәк. Дәресләр Рамазан ае ахырына кадәр дәвам итәчәк", - диелгән әлеге хәбәрдә.
- Рамазанның соңгы ун көнен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикяфта үткәрә.
Киче икенде намазыннан соң дәресләр циклы беренче кереш сабак белән башланды.
- "Хозур" нәшрият йортында чыккан "Имам Әбү Хәнифәнең хәдисләр җыентыгы" үз эченә 500 дән артык хәдисне туплаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк