«Угол» иҗат төркеме "Паркларда кыш" программасында интерактив спектакль белән катнаша

Черек күлпаркында 8 гыйнварга кадәр көнгә ике тапкыр - 12:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә - 2018 елның символы Эт турында спектакль карарга була.

Казанда “Черек күл” паркында «Угол» иҗат лабораториясе әзерләгән О. исемле гигант эт турында интерактив спектакль күрсәтелде.

“Черек күл” паркында көнгә ике тапкыр - 12:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә - 2018 елның символы  Эт турында спектакль күрсәтеләчәк.

Эт, чыннан да, бик зур: цирктагы Кытай аҗдаһасын хәтерләтә. Персонажны тудыру өчен, алты артист бер-бер артлы тезелеп баса һәм аларга бер эт костюмын кидерәләр.

Спектакль-променад Яңа ел каникуллары тәмамланганчы, 8 гыйнварга кадәр күрсәтеләчәк.

“Паркларда кыш” программасы үзгәрергә дә мөмкин, шуңа күрә Парклар һәм скверлар дирекциясе «ВКонтакте» социаль челтәрендә рәсми төркемдә яңалыкларны күзәтеп барырга яки 239-44-33 телефоны аша үзгәрешләр турында сорашып торырга чакыра.

Спектакльләр шәһәрнең башка паркларында да узачак. Мисал өчен, 8 гыйнварга кадәр Горький паркында К.Тинчурин исемендәге артистлар катнашында Яңа ел тамашасын күрсәтәләр. Ул 40 минут дәвам итә, аннары тамашачылар Кыш бабай, Кар кызы һәм Эт белән фотога төшә ала.

Паркларда концертлар, спектакльләр һәм мастер-класслар тәнәфесендә тауда шуарга мөмкин. Мисал өчен, Горький паркында зур агач тау ясалган.

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
730
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мин Ришатны яратам"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
123
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
520
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
543
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
521
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1015
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы