Логотип
Хәбәрләр

Уңышлы сезон. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрыннан узган сезон нәтиҗәләре

Театрларыбыз ял алган мәлдә, без Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары һәм сәнгать җитәкчесе Ринат Мирзахәсән улы Әюповка узган сезон нәтиҗәләре белән таныштыруларын сорап, мөрәҗәгать иттек.

Әюпов Ринат Мирзахәсән улы, театрның баш режиссёры:

“Узган сезонга нәтиҗә ясап шуларны әйтер идем: мин театрның сәнгать җитәкчесе һәм яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә дә эш алып баручы буларак,  яшь режиссёрларны чакыру, яңа драматургларны ачу, хореографлар, рәссамнарны җәлеп итү буенча җитәкчелек белән берлектә күп эшләр башкардык. Яшьләргә юл бирү, тәҗрибә тупларга мәйдан тәкъдим итү – безне үзенчәлекле һәм башка театрлардан аермалы иткән Г. Кариев театры кредосы ул.

Премьераларга килгәндә, бу сезонда чыккан премьералар тулысы белән диярлек яшь режиссёрларның иҗат җимешләре. Тамашачыга җиде премьера тәкъдим ител. Аларга күзәтү ясыйк әле.

Ринат Харис әсәре буенча куелган “Умырзая” спектакле. Әлеге спектакльгә яңа сулыш өреп, ул өр-яңадан чыгарылды. Спектакльне яңартуга безне ике сәбәп этәрде: беренчедән, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Театр артистлары һәм сугыш” темасын яктыртасы килде. Икенчедән, театрыбыз актёры Фәнис Кәлимулллин үзенең юбилее алдыннан, шушы спектакльне яңартып кую теләген белдергәч, ике куян койрыгын бергә тотып дигәндәй, бу эшкә алынырга булдык. “Умырзая” спектаклендә – Бөек Ватан сугышы чорында татар эстрада җырчыларының тылдагы батырлыгы темасы яктыртылды. 

“Шайтан. Кыз. Егет”.  Бу әсәрне яшь режиссёрыбыз Булат Гатауллин сәхнәләштерде.

“Куркак Батыр” әкият-спектаклен күп еллар безнең белән хезмәттәшлек иткән Башкортстан режиссёры Илсур Казакбаев куйды.

 “Кар иле патшабикәсе” спектакле Эльдар Гатауллин куелышында тамашачыга тәкъдим ителде.

Габдулла Кариев биографиясенә нигезләнеп төзелгән “Габдулла – яктылык” театральләштерелгән шоу-концерт шулай ук Эльдар Гатауллин куелышында тәкъдим ителде.

“Хәят” спектакле, эксперименталь тамаша буларак,  интерактив моно форматында куелды. Театрыбызның кече сәхнәсендә баручы бу спектакльнең хәзер  үз тамашачысы бар. Кече сәхнә пространствосын тагын да  активлаштыру максатын алга куеп, бу драматик әсәр хореограф Елена Музеева һәм актриса Альбина Ногманова белән берлектә эшләнгән моноспектакль.

“Позывной “Татарин” документаль драмасының авторы – яшь язучы-журналист Җәмил Сәлимгәрәев. Ул үзе дә махсус хәрби операциядә катнаша, спектакльдә реаль вакыйгалар сурәтләнә. Әлеге драма “Бердәм Россия” ширкәте проекты – “Театры малых городов” юнәлеше кысаларында  сәхнәләштерелде.

Сезон юбилейларга да бай булды: Фәнис Кәлимуллин 50 яшьлек юбилеен билгеләп узу белән беррәттән, Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исем алуын билгеләп үтте. Гөлнара Абитова, Энҗе Камалееваның гомер бәйрәмнәре дә читтә калмады. Энҗе Камалееваның юбилей кичәсен “Ак чәчәкләр кебек” спектакле бизәде. Илнар Низамиевның 50 яшьлек юбилее уңаеннан яңа сезонда Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” спектакле премьерасы көтелә. 4-5 сентябрь көннәрендә булачак бу премьера чакырып калабыз!

Зур фестивальләрдә катнашу театрыбызның иҗади үсештә булуын дәлиллүче факт. Яшь режиссёр Тимур Куловка багышланган  “Кулов-фест” һәм “Фестиваль театров малых городов” кебек чараларда “Алтын маска” премиясе лауреаты булган “Рөстәм маҗаралары” спектакле белән катнаштык. Бу премиягә лаек булу безгә зур фестивальләргә юл ачты.  Күптән түгел узган “Нәүрүз” фестивалендә тамашачыларга “Позывной “Татарин” спектаклен тәкъдим иттек.

“Большие гастроли” программасы кысаларында театрыбыз Санкт-Петербург шәһәре “Суббота” дәүләт драма театрында бэби-спектакльләр – “Бәхетле көнем”, “Йосыф”, “Рөстәм маҗаралары” тамашаларын күрсәтте. Бу гастрольдән без яңа аралашуга сукмак салып кайттык: сезон ачылгач, сентябрь аенда, безгә Санкт-Петербург театры үзе килер дип көтелә.

Нижгар өлкәсенә “Умырзая” спектаклен алып бардык. Бу тамаша Түбән Новгородның А.С. Пушкин исемендәге опера һәм балет театрында, татар халкына Рәшит Ваһаповны бүләк иткән Актук авылында һәм күрше Ураз авылларында уйналды. Спектакль Р. Ваһапов фонды белән берлектә чыгарылды. Моңа кадәр татар эстрада концертлары белән генә таныш булган тамашачылар безнең спектакльләрне икенче сулыш ачылгандай кебек кабул итте. Аларда татар театры сәнгатенә ихтыяҗ зур булуын күреп кайттык.  “Буылган буаны ерып җибәрдек” кебегрәк хисләр кичердек.

Бу сезонда яңа директорыбыз – Илнур Гайниев белән эшләдек. Уңышларыбызга бу да сәбәпче булды, әлбәттә. Эш позитив рухта, җиңел һәм мәгънәле алып барылды”.

Кәлимуллин Фәнис Хафизулла улы, Татарстанның халык артисты:

Үткән сезон яхшы нәтиҗәләр белән тәмамланды һәм ул бик тә уңышлы булды. Минем узган ел август аенда туган көнем иде, 50 яшь тулды, юбилей сезоны шулай башланып китте. Ноябрь аенда аны театрыбызда билгеләп үттек. Анда Ринат Харисның “Умырзая” спектаклен сәхнәләштердек. Мин төп рольдә – Рәшит Ваһаповны уйнадым. Бу роль өчен мин “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңүче булдым. Спектакльнең беренче куелышы 2008 нче елда иде, аңа икенче сулыш биреп, яңадан уңышлы гына, матур спектакль чыкты. Бу куелышта да тамашачы аны бик яратып кабул итте, бу ролемне бик яратып уйныйм. Ваһапов фонды ярдәме белән бу спектакль Р. Ваһаповның туган якларына да барып кайтты. Якташлары бик җылы кабул иттеләр. Әлеге әсәр белән минем туган якларымда – Әлки районының Иске Чаллы авылында, Базарлы Матактада чыгыш ясарга насыйп булды. Спектакль һәрвакыт аншлаг белән, җылы кабул ителде. Театрда 30 ел эшләп тә, туган якларымда мондый дәрәҗәле, зур спектакль тәкъдим иткәнем юк иде әле. Боларга өстәп, иң зур һәм сөенечле вакыйга – апрель аенда миңа Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Бу сезон шушы яңалык белән дә бик истәлекле һәм күңелгә якын. Сезонда премьералар күп булды. Соңгысы “Позывной “Татарин” спектакле иде, анда да рольле булуыма бик сөенәм, аны да тамашачы бик җылы кабул итте. “Габдулла-яктылык” исемле яңа спектаклебез белән Г. Кариевның туган якларына кайттык. Эш күп булды, сезон уңышлы узды, Аллага шөкер”.

Хәбибуллина Рузанна Наил кызы, актриса: 

 Быелгы сезон нәтиҗәләренә килгәндә, бу бик кызык сорау бит әле, быел безнең икенче сабыебыз туды, Чулпан исемле кызыбыз бар. Чулпанга ике атна иде, мин эшкә, булган спектакльләремне уйнарга чыгып киттем. Ике балам белән дә декретның нәрсә икәнен белмәдем. Бу сезонда зур премьераларга катнашым булмады, әмма сезон ахырында гына без яңа әсәргә алындык. Т. Миңнуллинның “Без бит авыл малае” спектаклендә Ринат Мирзахәсәнович бик матур роль бирде миңа. Яңа сезоннан, Аллабирса, бу рольгә ныклап алыначакмын. Театрыбыз бу сезонда премьераларга бик бай булды. Ирем – Илназ Хәбибуллин барлык премьераларда диярлек катнашып, минем өчен дә, гаиләбез өчен дә эшләде. Бөтен гаиләбез белән театрда мәш киләбез, шундый яңалыклар бездә. 

Быелның тагын бер зур нәтиҗәсе – “Кеше китә-җыры кала” телесериалында төп геройның беренче хатыны Миңниса ролендә булдым.  Фильмның беренче серияләрендә катнаштым, кино минем белән башланып китте дисәк тә була, шуңа зур җаваплылык тойдым. Ә кинода иң яшь актриса кызым Чулпан иде. Бу беренче эшем түгел, киноларда төшәргә бик яратам”.

Нурисә Сәгдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021