Логотип
Хәбәрләр

«УРМАН НИЧЕК ШАУЛАР...»

Күрәсезме, миңа нинди җаваплы эш йөкләнде! Миңа бөек, мәшһүребезнең абруен саклап калу бурычы куела!

Бөек җырчыбыз Илһам Шакировны халкыбызга таныштырып торасы юк. Әмма аның белән булган кайбер хатирәләрне искә төшереп алу урынлыдыр... Шундый зур шәхеснең гадилеге мине гаҗәпкә калдыра иде. Сокландыра да әле!

Минем Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә директор урынбасары булып эшләгән еллардыр... Илһам абыйның ул вакытта оешмабызның сәнгать җитәкчесе булган чагы микән... Шундый зур җырчының кабинетта өстәл артында утырып эшләве миңа сәер тоела иде. Күз алдына китерегез: Илһам Шакиров – түрә! Сәнгать җитәкчесе – зур җаваплылык сорый торган вазыйфа, әлбәттә. Ул бу вәкаләтне яхшы башкарды – сүз тигезерлек түгел. Ә шулай да ... иртүк торып, директор бүлмәсендә үтә торган «летучкага» килеп утыр инде, күз ертып. Утыра бит! Кайчагында... Кайвакытта, кәефе булмаганда, күренми дә бу. Директорыбыз Әсхәт Зөфәрович җыелышта шелтәле караш та ташлаштыргалый моның буш торган урындыгына. Көннең икенче яртысында килеп җиткән Илһам абзый да гаеплерәк сизә ахрысы үзен. Мин андый чакларда әйтәм аңа:

– Илһам абый, хәлең авыр, яки кәефең булмаганда син миңа шалтырат, директор бүлмәсе яныннан, тавышыңны чыгарып: «Урман ничек шаулар...» – дип җырлап үтәрмен.

Бу ирене кырыена гына елмаюын чыгарып, ризалыгын белдермичә, китеп барды.

Көннәр шулай: әле килә, әле килмичә генә – Илһамча үтә торды. Әйе, нәрсә инде, килеп йөрмәсә дә була бит бөегебезгә – ул бар, ул исән, ул безнең арада, әле һаман җырлый... Без бәхетле.

Шулай да беркөнне шалтырата бу:

– Алмаз, нәрсә дип әйттең әле теге вакытта? – ди.

– Директор кабинеты каршыннан җырлап үтәргәме?

– Әйе. Шулай ит!

– Кәеф юк мәллә?

– Шулайрак...

– Аңладым.

Күрәсезме, миңа нинди җаваплы эш йөкләнде! Миңа бөек, мәшһүребезнең абруен саклап калу бурычы куела!

Ипләп кенә директор кабинеты төбеннән, Илһам абый булыбырак, аякларны шудырып:

– Урман ничек шаулар... – дип, Илһамның үзеннән дә шәбрәк тавыш ясап, җырлап үтәм.

Озакламый, минем кабинетны директор ача:

– Илһам абый кайда икән, тавышы ишетелә, үзе юк, – ди.

Мәйтәм:

– Монда ул, монда, әле генә минем янга кереп чыкты, – дим.

Даһиебыз килгән булган бит, ә директорның күрми калуы – аның гаебе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк