Логотип
Хәбәрләр

Үткәне юкның - киләчәге юк. КФУның «Мизгел» студентлар театры куйган «Без - 41 нче ел балалары» спектакле турында Миләүшә Хәбетдинова

Кичә бездә премьера булды. «Мизгел» коллективы яңа иҗат җимеше белән сөендерде (реж. Илфак Хафизов). Романтик рухта спектакль килеп чыккан. Студентлар яшьлек дәрте белән 41 нче ел балаларының тормышын ачарга омтылган. Әлбәттә, традицияне читтә калдырмыйча! Беренче планга юмористик катлам чыга, ләкин трагик моментларны да ассызыклап күрсәтүгә «Мизгел» иреште дип әйтергә була.

Темпоритм проза әсәрен хәтерләтми... Хәтирә сюжеты экспресс-поезд кебек. Кайчакта - хисләр хәрәкәт артыннан җитешми, туктап каласы килә... Тормыш вакыйгалары - ак промокашкага тамган кара таплары кебек... Формалашырга җитешмичә, хәтер агымында бер-берсенә бәрелеп югалалар...
Тамашаның сценографиясе бик гади. Эскәмияләр символик планны ачып җибәрә. Бер яктан, яшьләр тормышыннан танышу темасы, икенче яктан - кешеләрнең тормыш юлы, язмыш темаларын оста итеп үстереләр. Әсәрдәге ике планны шул эскәмияләр аркылы режиссер ассызыклый. Мәктәп тактасы һәм акбур шул ук язмыш планын ныгыта торган образлар... Һәрбер персонажның үз юлы, үз тавышы, үз тормыш көзгесе… Иң кадерлесе – һәрбер персонажны маскага әйләндермичә, тулы канлы образларны күрсәтүгә ирешү... Студентлар җан биреп уйный, төрле алымнарны файдаланып, һәрбер приемга тәмләп тукталалар. Реалистик планга басым ясамыйча, рухи атмосфераны тудырырга омтылалар... Хыял һәм чынбарлык, юмор стихиясе - фаҗигаләр тулы тормыш... Укучылар - укытучылар һ.б.
Шуның өчен беренче планга символик план чыга. Яланаяк буын... Аларның якты йөзләре, кайнар йөрәкләренең тибеше... Укытучыларны алар башта костюм-функционал, вазифа итеп кабул итәләр, тора-бара үсеп олыгая, балалар һәрбер укытучының тормышында булган кайгы-хәсрәтләрен төемлый башлыйлар...
Ике планны тамашада үстерү өчен режиссер эмоциональ регистрны оста куллана: студентлар төрле интонация белән эшләргә тырыша... Хәтирәләр бер-берсенә бәрелә-бәрелә синең җаныңны кузгата, әрнетә... Кайчагында тының кысылып бу мизгелне туктатып иркен сулыйсы килә...
Иң мөһиме - 21 гасыр балалары сугыш чоры студентлары тормышын үз җаннары аркылы үткәрергә тырышу... Кара буяуларны куертмыйча, персонажларны аксакаллы карт итеп күрсәтмичә, артистлар автор фикерен җимермәде... Ак күлмәкле, тәбәнәк буйлы егетләр, кызлар нәтиҗәдә сугыш балалары күмәк портретына әйләнә. Бу акварель техникасында ясалган эскиз... Мөхәммәт абыйның матур һәм бай, халыкчан йөгерек телен сәхнәдә саклап калу - бу да зур уңыш.
Иң сөедергәне - ел саен "Мизгел" коллективында "Мизгел"дә тәрбияләнгән әти-әниләр балаларын күрү... Вакыт чылбыры ныгый бара, һәрбер буын яшьләр коллективына яңа төс, яңа энергетика бүләк итә. Шәкертем Рамил Мөхетдиновның малаен сәхнәдә күрү күпме хәтирәләрне яңартты һәм күңелемә җылылык өстәде, ышыныч тойгысы уятты... Без әле милләт буларак исән! Җаныбыз сүнмәгән! Киләчәккә атлыйбыз!
Афәрин, "Мизгел" коллективы! Премьера белән! Иҗади уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021