VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы август башында узачак
(Казан, 2 июнь, "Татар-информ"). VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы 1-5 август көннәрендә узачак. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы хәбәр итә. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм ү...
(Казан, 2 июнь, "Татар-информ"). VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы 1-5 август көннәрендә узачак. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы хәбәр итә.
Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.
Әлеге чарада 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашуы көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу планлаштырыла.
Форумда катанашырга теләүчеләр Бөтендөнья татар конгрессы сайтында анкета тутырып юллый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк