Владивостокта татар-башкорт мәдәнияте музее ачылачак
Владивостокта татар-башкорт мәдәнияте музее ачарга планлаштыралар. Бу хакта Владивосток думасы депутаты Таһир Ибашевка сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Депутат бу хакта...
Владивостокта татар-башкорт мәдәнияте музее ачарга планлаштыралар. Бу хакта Владивосток думасы депутаты Таһир Ибашевка сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Депутат бу хакта Сабан туенда әйткән. Ул милләттәшләрдән сирәк очрый торган борынгы әйберләрен булачак музей өчен тапшыруларын сорады.
“Бигрәк тә коллекция җыючылар өчен революциягә кадәрге көнкүреш кирәк-яраклары кызыклы. Күп кенә гаиләләрдә мондый әйберләр гаилә истәлеге буларак саклана торгандыр”, - диде ул.
Фото: Михаил Захаров/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
-
Кариев театры актёры «Аккошым» җырын чыгарды!
-
Ришат Төхвәтуллинга чираттагы мактаулы исем бирелде!
Комментарий юк