Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итәләр?
Казанда футбол буенча дөнья чемпионатында эшләүче волонтерларга күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре билгеле булды. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбуга...
Казанда футбол буенча дөнья чемпионатында эшләүче волонтерларга күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре билгеле булды. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә сүз барды.
“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары Александр Карпов волонтерлыкка 2341 заявка тапшырылганын, алардан 1 мең волонтер сайлап алынганын билгеләп узды. Һәр волонтер белән аерым сөйләшү үткәрелгәнен, нинди дә булса бер чит телне белү шарт итеп куелганын әйтте. “Биш ел элек телне белмәүчеләрне дә алган булсак, хәзер теләсә нинди чит ил телен белүне таләп итеп куйдык. Телне белмәүчеләр резервта кала”, - диде.
Чемпионат башланган көннән алып, волонтерларга күбрәк транспорт, Җанатарлар фестиваленә эләгү, валюта алмаштыру, кәрәзле элемтә, такси, милли кухня һәм рестораннар буенча тәкъдимнәр, сувенир һәм бүләкләр турында сораулар биргәннәр.
16 яшьлек волонтер Алтынай 5 ел элек Универсиадада ук волонтер булып эшләүгә кызыккан. “Миңа ул вакытта 11 яшь иде. Былтыр беренче тапкыр волонтер буларак Конфедерация кубогында эшләдем. Элек инглиз телендә сөйләшергә ояла идем. Хәзер ирекле сөйләшәм”, - диде.
Александр Карпов иң өлкән волонтер 79 яшьлек Елена Шаронова булуын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк