WorldSkills ачылган һәм ябылган көннәрдә транспорт 23.30 сәгатькә кадәр йөриячәк
Казанда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты уздырылган көннәрдә җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк. Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары узган көнне “Казан Аре...
Казанда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты уздырылган көннәрдә җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары узган көнне “Казан Арена” стадионы аша үтә торган җәмәгать транспортының эше 23.30 сәгатькә кадәр озайтылачак, метрополитен 00.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Чемпионат үткән көннәрдә шәһәр маршрутларында 58 автобус, 11 троллейбус һәм 4 трамвай маршруты, шулай ук 10 метрополитен поезды эшләячәк.
21-27 августта шәһәр транспорты эше расланган хәрәкәт графигы буенча башкарылачак.
“Казан Арена” футбол стадионына таба юнәләштә, хәрәкәт аралыгы 5-6 минут белән, 23 автобус, 2 трамвай һәм 3 троллейбус маршруты каралган.
Эш режимы күрсәтелгән җәмәгать транспортлары маршрутлары, хәрәкәт итүче составның саны һәм хәрәкәт аралыгы турында мәгълүмат kazantransport.ru сайтында һәм “Яндекс.Транспорт” кушымтасында урнаштырылган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк