“Хәтер яши китап битләрендә, горурлыгы булып халкымның” Саба район үзәк китапханәсендә үзенчәлекле чара узды
2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсендә үзенчәлекле чара узды.
Якташыбыз, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Татарстан журналистларының данлыклы “Бәллүр каләм” бүләге иясе, “Болгар радиосы”ның яңалыклар хезмәте мөхәррире, журналист Люция Шәрәфиева һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, журналист, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова катнашында “Хәтер яши китап битләрендә, горурлыгы булып халкымның” дип исемләнгән әдәби чара узды. Чараның беренче өлеше якташыбыз Люция Шәрәфиеваның Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган һәм яу кырыннан туган ягына исән-сау әйләнеп кайткан 149 авылдашы тарихын, 101 тыл ветераны турында мәгълүмат һәм сугыш чоры балалары истәлекләре тупланган “Олы Кибәче авылының ХӘТЕР КИТАБЫ” турында булды. Китапка кереш сүз язган язучы Шаһинур Мостафин аны «гаять үзенчәлекле хезмәт» дип бәяләгән. «Китап шунысы белән кадерле: аны язуда авыл халкы үзе дә катнашкан, күпләр үзләренең истәлек-хатирәләре белән уртаклашкан. Мәктәп балаларының әби-бабайларын онытмыйча, нәсел тарихын барлап иншалар язуы аеруча сөендерә…» – дигән сүзләр бар. Якташыбыз китапның ничек язылуы, туплануы турында сөйләде. Китапка кергән истәлекләре белән уртаклашты. Олы Кибәче авылы китапханәсе мөдире Гөлүсә Фатыйхова улы Илфирның әлеге китапка кергән язмасы белән таныштырып, укучыларга бер өзеген укып: “Ә мин әтине белмим икән. Бер көнне әнидән: “Бу кеше бигрәк озак торды инде бездә, нигә үзләренә китми икән?” дип сораганмын. Шулвакыт әнинең кычкырып елап җибәргәнен һәм яшь аралаш миңа: “Үз әтиең бит, балам! Сугыштан җиңү яулап кайттылар. Кеше аталары кайтмый да калды бит, әти кайтты дип сөенергә кирәк” дигәне истә калган”, – дип, китап турында уй-фикерләре белән бүлеште. «Люция апаны без, авылдашлары яратып, хөрмәт итеп “Авылыбызның йөзек кашы”, “Тарихыбызны язучы”, “Танылган авылдашыбыз”, – дип йөртәбез дип, теләкләрен җиткерде. Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Нургаян кызы да якташының “Олы Кибәче авылының ХӘТЕР КИТАБЫ” турындагы фикерләре белән уртаклашып, теләкләрен әйтте.
Чараның икенче өлеше язучы Гөлүсә Закированың “Энекәш” китабыннан өзек сөйләү белән башланды. Саба урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Булат Маулин бик тәэсирле итеп сөйләде аны. “Әни, әнкәй... Хәтерлисеңме, мин армиягә киткәндә ипи катысын каптырган идең? "Улым, бу кисәкне мич башына куям, кибеп бетсә дә сине көтәр, ашап бетермәгән ризыкларың кайтарыр туган нигезгә” дигән идең... И әни, бу юлы елап калдың шул, ипи сыныгын кесәмә салып жибәрергә дә онытыбрак жибәрдең. Бүген нишлисең икән? Юка пешерәсеңме? Һай, анын тәмлелекләре ! Кайнар юканы сындырып, сөт белән эчеп куйсаңмы? Көне буе йөртерлек ризык бит ул, әни. Улым еракларда ятып калды, дип бик елама инде, яме. Менә бу пычрак, хәсрәт тулы окопларны ләгьнәт орсын! Ләгьнәт орсын! Лә иләһә иллаллаh...”
Гөлүсә Закирова 2022 елның 24 февралендә башланган махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән энесе Илнур Закиров һәм башка егетләрнең сугышчан юлын тасвирлый. Әсәрдә Әмир образы аша илен якларга, сакларга киткән Татарстан егетләренең үзара мөнәсәбәте, каршылыклары, көтелмәгән ситуацияләрдә барыбер кешелек сыйфатларын саклап калулары, дусларын югалтулар, яраланулар; туганнары, авылдашлары һәм, гомумән, ил белән бердәм булу идеологиясе күтәрелә. Язучы белән китап турында әңгәмә корылып, китап укучылар уй-фикерләрен җиткерделәр. Әсәрдәге “Бабай” образының прототибы якташыбыз, Тимершык авылы егете Илнар Алтынбаевның тормышы иптәше Гүзәл ханым да хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Чарада кунакларыбызның хезмәттәшләреннән килгән видеоязмалар да күрсәтелде. Эзмә авыл мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов, Саба урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Әмирхан Заһидуллин (баянда), Булат Маулин җырлары яңгырады. Бер сулышта үткән чара соңында Саба район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидәил улы, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды, теләкләр җиткерде. Әлеге чара күпләрнең хәтерендә әле кабат-кабат яңарыр...
Илсөяр Шакирҗанова, китапханәче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк