Хәбәрләр
Җырчы ИлСаф өйләнгән!
Кичә Татарстанның атказанган артисты Илсур Сафин @ ilsaf_rt үзенең аккаунтында бик кызыклы фото урнаштырды. Анда җырчы туй күлмәге кигән бик чибәр ханым янында басып тора. Күпләр бәлки ИлСаф кабат хат...
Кичә Татарстанның атказанган артисты Илсур Сафин @ ilsaf_rt үзенең аккаунтында бик кызыклы фото урнаштырды. Анда җырчы туй күлмәге кигән бик чибәр ханым янында басып тора. Күпләр бәлки ИлСаф кабат хатын алыштыра, дип тә уйларга өлгергәндер, әмма фото астында булган язу барысын да ачыклады: «Спасибо моей Зиленьке за выдержку, за сыновей Джамиля и Аяза. 15 лет вместе, в никахе. Наконец решили оформить отношения!! Исэнлек саулыкта, бэхет шатлык белэн балаларыбызны тигезлектэ устерергэ язсын!!??» (текст үзгәртелмәде)
Шулай итеп бу ханым ИлСафның икенче хатыны Зилә булып чыкты. Алар 15 ел никахта торып, Җәмил һәм Аяз исемле малайлар үстерәләр икән. 12 октябрьдә Казанның үзәк загсында мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергә булганнар.
Гаиләгез озын гомерле, тормышыгыз мул булсын!
Фото:Инстаграм @ilsaf_rt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк