Логотип
Хәбәрләр

«Җырлы сишәмбе»гә рәхим итегез!

7 июль 18.30да Казансу елгасы буенда урнашкан амфитеатрда (ТР Милли китапханәсе янында) Казан Мэриясе оештырган «Җырлы сишәмбе»нең икенче чарасы узачак.

Беренче чара 23 июнь көнне үтте. Кич дәвамында теләгән һәр кеше халкыбызның яраткан җырларын, узган елларның популяр хитларын гитарада уйнаучы Булат Шәйми һәм укулеледа уйнаучы Эльмира Шәрипова белән бергәләп башкара алды. 

7 июль киченең махсус кунагы – мультиинструменталист, «Хижина музыканта» проекты авторы, Россия видеоблогеры Раил Арсланов. Аның белән бергә баян астына яраткан җырларны башкарачакбыз.

Җыр сүзләре килгән һәркемгә таратылачак. Амфитеатрда утырып җырлау өчен урын җитәрлек, теләгән кеше җәймәләр белән килә ала. Җыр кичәсенә рәхим итегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021