Юләрлекнең чиге юк: Данир Сабировтан яңа флешмоб
Күптән түгел Данир Сабиров ял итергә барып кайтты. Ял иткән арада җырчы һәм юмор остасы инстаграм тасмасында #танцуюхарумамбуру дигән флешмоб башлап җибәрә. Күрәсең, бу сентябрь аенда артистлар чашып...
Күптән түгел Данир Сабиров ял итергә барып кайтты. Ял иткән арада җырчы һәм юмор остасы инстаграм тасмасында #танцуюхарумамбуру дигән флешмоб башлап җибәрә.
Күрәсең, бу сентябрь аенда артистлар чашып алган эстафетаның дәвамыдыр. Данир бик оста итеп биегәнен видеога төшереп ала һәм инстаграмга шуны урнаштыра. Шулай ук видео астында Рифат Зәрипов, Фирдүс Тямаев һәм Ришат Төхвәтуллинны билгеләп куя.
Видеоның чыкканына инде берничә көн узды, ләкин флешмобта танылган блогер Рәфис Атаказ гына катнашты. «Хәзер мин дә куям мондый пост, чем я хуже других», – дип язган Рәфис, һәм чыннан да инстаграм тасмасына видеоны урнаштыра. Билгеләнгән Рифат та сүз әйтмичә калмаган: «Нууу держитесь ребят, мин репетицияне башладым», дигән булса да, биегәне бер дә күренми.
Рифат Зәрипов, Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Рәфис Атаказ – киләсе катнашычы кем булыр?
Автор: Г. Вәлиева
Фото/Инстаграм: @danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
Комментарий юк