Юлия Началованың 20 миллионлык әҗәте 12 яшьлек кызына кала
Хастаханәгә эләгер алдыннан Юлия Началованың элекке ире хоккеист Александр Фролов фатир бүлү мәсьәләсе буенча артистканы судка биргән. Мәскәүдәге 4 бүлмәле әлеге фатир Юлиягә беренче ире Евгений Алдон...
Хастаханәгә эләгер алдыннан Юлия Началованың элекке ире хоккеист Александр Фролов фатир бүлү мәсьәләсе буенча артистканы судка биргән. Мәскәүдәге 4 бүлмәле әлеге фатир Юлиягә беренче ире Евгений Алдониннан калган булган. Юлиянең фатирында 5 ел торганнан соң, 2015 елда Александр Фролов Юлиядән фатирның ярты өлешен сатып алырга карар кылып, җырчыга 20 миллион сум түләгән. Ләкин, ярты елдан, Юлия белән Александр аерылышканнан соң, Юлия үзенә бернинди акча бирелмәве һәм Александрның өлешен кайтармавы хакында белдергән.
Бу хәлләрдән соң, билгеле, әлеге мәсьәлә буенча суд эшләре бара. Юлиянең вафат булуы проблеманың торышын тагын да кискенләндерә. Чөнки беренче варис булып Юлиянең 12 яшьлек кызы Вера тора. «Кызга әнисенең милке һәм турыдан-туры әҗәтләре дә күчәчәк», – дип искәртә юристлар.
Әнисенең вафатыннан соң кызның әтисе белән торуы билгеле. Шуңа да Юлиянең якыннары кызның әтисе Евгений Алдонинның ярдәмендә шикләнми.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @julianachalova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк