Зәмирә Рәҗәпова: «Макс белән талашып беттек»
Гаилә коргач, күпчелек иң беренче итеп фатирда ремонт ясау мәсьәләсе күтәрелә. Яшь пар шуны тавыш-гаугасыз җиңеп чыкса, димәк, озак бергә яшәячәкләр, дип әйтәләр. Әмма ремонт белән генә көнкүреш мәсьә...
Гаилә коргач, күпчелек иң беренче итеп фатирда ремонт ясау мәсьәләсе күтәрелә. Яшь пар шуны тавыш-гаугасыз җиңеп чыкса, димәк, озак бергә яшәячәкләр, дип әйтәләр. Әмма ремонт белән генә көнкүреш мәсьәләләренең чиге бетми.
Яңа ел уңаеннан күп кенә гаиләләр фотосессиялар ясыйлар. Хәер, ремонт кебек олы сорау булмаса да, әлеге күренеш хакында гаилә әгъзалары төрле фикер йөртергә мөмкин. Шул форсаттан танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да гаиләсе белән бераз талашып алган. «Фотосессия ясадык... Макс белән талаштык, Данил фотоларда гел артка карап төште, Аяз бөтенләй төшәргә теләмәде, мин бик каты сүгендем», – ди Зәмирә.
Фото астында алып баручының укучылар да бу хакта үз фикерен белдерделәр. «Барлык гаиләдә дә шул ук хәл икән. Ир белән аерылыр дәрәҗәгә җитәсең, балалар 1 сәгать эчендә акылдан яздыра, әмма фотолар матур, идеаль була», «Мин әле бездә генә шулай үтәдер дип уйлаган идем», дип язганнар.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @zamira266
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк