Зәмирә Рәҗәповаларның нәсел чире
Популяр алып баручы, сценарист Зәмирә Рәҗәпованың Инстаграм тасмасы башка билгеле шәхесләрнекеннән халыкчанрак булуы белән аерылып тора. Әледән-әле ул инста дуслары белән киңәшләре, яисә теләкләре бел...
Популяр алып баручы, сценарист Зәмирә Рәҗәпованың Инстаграм тасмасы башка билгеле шәхесләрнекеннән халыкчанрак булуы белән аерылып тора. Әледән-әле ул инста дуслары белән киңәшләре, яисә теләкләре белән уртаклашып тора. Бу юлы да үзенең начар гадәте турында яза...
«Минем бер биик начар гадәтем бар, ул безнең нәсел чире - «җирәнәм», «шикләнәм». Нәсел чире диюем, юкка түгел, бөтен апалар, сеңелләр шундый, Әни шундый, Дәү әни шундый иде. Хәтта безнен ике сыерыбыз берсе эчкән чиләктән икенчесе су эчми, төртеп аудара иде, Валлахи менә... Кайчак нервыга тия ул. Әйтик мәсәлән, Аяз кеше эчкән чашкадан чайкамыйча чәй эчми, я кашыкны футболкасына сөртә, имеш урамда йөргән футфолкасына сөртеп юеш кашыкны чистарта, ну ачу килэээ.... сүз башы бит Шүрәле, дигәндәй, Мәскәүдә бу «чир» аеруча «обострятся» итте, кул юып хәлдән тайдым. Гастрольләрдә йөргәндә юл буендагы кафе - отельләрдә ашый алмый, йоклый алмый җафалана идем. Бармы миндәге кебек «диагнозлы» кешеләр, Ничек бу афәт белән көрәшәсез?»
@zamira266
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк